Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Салават Мөхәммәтов – иҗади табигатьле финансчы

Салават Мөхәммәтов - җитди һөнәр иясе: кайберәүләргә финанс - бюджет палатасы рәисе саннар телендә генә сөйләшә кебек тоеладыр. Әмма, ачыклануынча, кырыс кыяфәте артында шактый иҗади табигатьле зат яшеренгән икән.

Ул баянда уйнарга яшүсмер чагында ук үзлегеннән өйрәнгән, ди аның тормыш иптәше Руфия. Туганнар арасында үткәрелгән гаилә бәйрәмнәрендә ул иң оста музыкант. Руфия ханым фортепианода яхшы уйный һәм алар гаиләдә дә ипровизацияләр ясап алалар. Һәм, әлбәттә инде, Иске Каразирек авылында туып-үскән егет җир эше турында ишетеп кенә белми. Ул бөтен эшне дә башкара - печән дә чаба, бүрәнә дә кисә, кадак та кага һәм... ашарга да пешерә. 1979 елда ул Бәләбәй машина төзү техникумына укырга керә, аны тәмамлагач, урындагы "Автонормаль" заводына токарь булып эшкә урнаша. Ә инде армиядән кайткач, Казан финанс-икътисад институтында белем алырга карар итә. Ул үзен киләчәктә нәкъ менә шушы һөнәрдә күрә. Шулай итеп, 1989 елдан Салават Мөхәммәтовның финанс системасында хезмәт эшчәнлеге башлана. Башта ул Баулы районы финанс бүлегендә өлкән контролер-ревизор булып эшли, аннары, 1991 елда Ютазы районы тергезелгәч, район финанс бүлеге мөдире була. Бүгенге көндә дә районның финанс системасы "дилбегәсе" аның кулларында. Дөрес, берникадәр төзәтмә белән: 2006 елдан Мөхәммәтов - финанс-бюджет палатасы рәисе. Хезмәттәшләре сүзләре буенча, мәкаләбез герое үзенә дә, кул астындагыларга да таләпчән җитәкче, шул ук вакытта кешене аңларга да сәләтле.

Ә гаилә тормышы өчен исә ул бөтенләй "хәзинә" бугай. Сүз уңаенда, тормыш иптәше, ТР Финанс министлыгы Казначылык департаменты территориаль бүлекчәсенең Ютазы районы буенча җитәкчесе белән алар бер үк һөнәр ияләре.

- Без 1991 елда, Баулыда эшләгәндә өйләнештек,- дип сөйли Руфия Мөхәммәт кызы. - Ул зифа буйлы, сөйкемле, игелекле яшь кеше

иде. Ул миңа шунда ук ышанычлы, конструктив тоелды. Бу кеше белән тормышны бәйләргәме-юкмы дигән икеләнүләр булмады. Белемле, хезмәт сөючән, кызларыбызны чиксез яратучы, әти-әнисен бик хөрмәт итүче... Ул беренчебез - елак баланы төннәр буена кулында йөртә торган иде, биләү чүпрәкләрен юды һәм үтүкләде, ботка пешереп ашатырга мәмкин иде. Һәм боларның барысын да җаваплы вазифа үтәү өстенә башкарды.

Кызлары Лиана һәм Ләйсән әти-әнисе эзеннән киткән. Алар икътисад һәм финанс институты студентлары, мөгаен, шушы көннәрдә илле яшь чиген атлап чыгучы әтиләренең иң зур шатлыгыдыр. Һөнәрдә һәм шәхси тормышта уңышка ирешү... Кеше үзенә тагын да яхшырак нәрсә генә тели ала икән? Исемнәр һәм дәрәҗәләр икенче планга күчә. Шул ук вакытта Мөхәммәтовка 2010 елда "Татарстан Рееспубликасының атказанган икътисадчысы" исеме бирелгән. Бу күп нәрсә турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев