Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шатлыкта да, кайгыда да янәшә

Шушы арада Гөлчирә һәм Ибраһим Зыяровлар бергә тормыш итү юбилейларын билгеләп уздылар. Тантана сәбәпчеләрен Ютазы авыл җирлеге башлыгы Наил Җәләев, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Ютазы авылы ветераннары башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина котладылар.

Бәхетле никахта 60 ел яшәгән әлеге ирле-хатынлы парны хаклы рәвештә үрнәк пар дип атап була. Гөлчирә ханым һәм Ибраһим ага өлешенә күп сынаулар төшә. Ибраһим Харис улы 1943 елдан Бөек Ватан сугышын үткән, ул Ютазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан 1 декабрьдә чакырылган. Башта ул Мәскәү шәһәрендә өч айлык элемтәче курсларын тәмамлый, соңыннан махсус тимер юл элемтә бригадасында элемтәче-миначы буларак сугыша. I Украина фронты составында Украинаны, Польшаны, Германияне азат итә. Берлинга кадәр бара. Ибраһим Харис улы 1950 елның ноябрендә демобилизацияләнә.
Сугышның бөтен газапларын, дәһшәтләрен, сугыштан соңгы ач-салкын хезмәтне карт солдат бүгенге көнгә кадәр күзләрендә яшь белән искә ала. Япь-яшь егетләр Полтавада күперләр төзи, Украинада югары вольтлы линияләр суза. Аларның күпләре инде сугыш беткәч, бендеровчылар кулларыннан гарипләнә. Зыяров "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, Ибраһим Харис улы Ютазы элеваторына балта остасы булып эшкә урнаша, соңыннан эш сөючән хезмәткәрне бригадирга кадәр үстерәләр.
Аның олы кызы әтисе турында зур мәхәббәт белән сөйли. "Әти ятим булып үсә, - ди ул, - күрәсең, шуңадыр үзенең балалары тулы гаиләдә, бернигә дә мохтаҗ булмыйча үсүен теләгәндер. Әни, без кечкенә булган вакытта, өйдә утырды, безне тәрбияләү белән мәшгуль булды, хуҗалыкны алып барды. Ә әти бик күп эшли иде".
Ветеранның тормыш иптәше Гөлчирә Мөхәммәтгали кызы, балалары чак кына үскәч, Ютазы хастаханәсенә санитар булып урнаша. Чисталыгы, тырышлыгы, ә иң мөһиме - яхшы күңеллелеге, ярдәмчеллеге өчен аны коллективта хөрмәт итәләр, пациентлар ярата. Ирле-хатынлы Зыяровлар искиткеч балалар үстерәләр. Аның һәрберсе ата-анасын үзенчә кайгырта, әмма аларның төп караучылары - өлкән кызлары. Ютазыда хөрмәткә лаек укытучы Гөлсинә Ибраһим кызы бүген үзе дә лаеклы ялда һәм аның инде оныклары бар, әмма шуңа да карамастан, ул карт ата-анасын карый. Чөнки әлеге әти-әнигә карата яхшы мөгамәләне алар ана сөте белән сеңдергәннәр, мондый мөнәсәбәтне аларның ата-аналары бер-берсенә гомер дәвамында күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев