Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сталинны җирләгәндә, ул армиядә хезмәт иткән

Салкын Чишмә авылында яшәүче Галимҗан Хәкимовның язмыш юлында илебез кичергән тулы бер чор чагылыш таба

Мәктәпкә йөрергә яратмадым, чөнки кием юк иде

Дөньядагы һәрбер вакыйга артында кеше дигән шәхес тора. Кайберләренең исеме бар дөньяга билгеле булса, икенчеләре тыныч кына үз көенә гомер кичерә. Ләкин җиребез нәкъ менә иксез-чиксез ватаныбыз киңлекләрендә тыныч көн күреп, хезмәт куеп яшәүчеләр җилкәсенә таяна да инде.

- Туган авылымда дүрт сыйныфны тәмамладым, - дип сөйли 89 яшьлек Галимҗан ага, - бишенче сыйныфка Кәрәкәшле мәктәбенә киттем. Әмма башымда уку түгел, ә “өскә нәрсә кияргә икән?” дигән уй иде. Өйдә биш малай, мин аларның иң кечесе. 1936 елгы сеңелем дә бар. Әти сәламәтлеге һәм яше буенча сугышка бармады. Авыр эшләрдә һәм артык күп эшләде. Шулай булса да, көчкә генә тормышның очын-очка ялгап бардык. Сугыш вакытында колхозчылар хезмәтен “нәтиҗәле” дип әйтеп булмый инде.

Галимҗан ага сүзләренә караганда, Салкын Чишмә биләмәсендә эшләүче “Фрунзе” колхозында нибары бер начар гына ат (анысы да янгын чыга калса, кизүгә дип калдырылган) һәм ике үгез исәпләнгән. Ашауга туймаган маллар, билгеле, бик хәлсез булган. Чәчү вакытында Галимҗанның әтисе орлыкны кулдан чәчкән. Белемле игенчеләр юк, белгечләргә кытлык, шуңа күрә һәр гектардан бары тик 5-6 центнер уңыш чыккан. Җирне эшкәртергә бер нәрсә дә булмаган. Шунлыктан Галимҗанның ни өчен мәктәпкә укырга барасы килмәве аңлашыла да. Гаилә ипине бөтенләй дә  күрмәгән. Иртә яздан авыл халкы басуга, кыштан калган бәрәңгене җыярга йөргән. Бер генә башакны да басуда калдырмаганнар. Авылда кул тегермәне булган, «алтын» башакларны суктырганнар, бөртекләрдән шулпа, ботка пешергәннәр. Колхозчыларга көнгә өч тапкыр шулпа пешереп ашатканнар. Шулай булгач, Галимҗан аганың 11-12 яшеннән үк эшкә җигелүе гаҗәп тә түгел. Ул замандагыларга еш кына төннәрен кырда кунарга туры килгән.

 

Күрше Ак Чишмә авылындагылар ач булмады

Кырыгынчы елларда, сугыш вакытында, безнең районның якын-тирәдәге кече авылларының һәркайсында колхоз булган. “Ак Чишмә" колхозында Габделбәр Фәхриев рәислек итте, - дип искә ала Галимҗан ага.

- Ул бик белемле игенче иде, - ди ул. - Фәхриев туфрак эшкәртүнең җаен белә, яңа орлыклар белән эшләде, шуңа күрә биредә кырлар мул уңыш бирде. Бәйрәкә юлындагы Ак Чишмә, Көчле Елга, Ташкичү халкы - үз вакытында Казан ягыннан килгән кешеләр. Алар җирдә нык басып тора иде. Әйтик, безнең якларда бакчачылык эше алардан башланды. Элек бездә җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары турында ишеткәннәре дә юк иде. Бу эш Көчле Елгадан башланды. Шуны да әйтергә кирәк, Ташкичүдә ул чакта колхоз рәисе  булып Фәттахова фамилияле хатын-кыз эшли иде, исемен хәтерләмим инде хәзер.

Сугыштан соң колхозларны эреләндерү сәясәте башлана. Шулай итеп, Ак Чишмә, Салкын Чишмә, Көчле Елга, Җәүмәт авыллары «Гигант» дип аталган колхозга берләшә. Аларга шул ук Фәхриев җитәкчелек итә. 1947 елда икмәк уңып, мул уңышы белән сөендерә  һәм халык та җиңел сулап куя.

 

Үз теләге белән шахтерлыкка китә

Озакламый колхоз тормышы Галимҗан агага өметсез  булып тоела һәм ул фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә (ФЗО) китә. Заманында әлеге уку йортына бик азлар гына үз теләге белән барган. Бу 1949 ел була. Биредә укуны тәмамлагач, Галимҗанны, Ютазы районының башка егетләре белән бергә, Кемеровога - шахтага эшкә җибәрәләр.

- Җиде чакрым җир астына төшә идек, - дип искә ала Галимҗан ага. – Андагы тау токымын махсус вагонеткаларга төяп тордык. Эш бик авыр. Тик ул да колхозныкына караганда күпкә җиңелрәк тоелды. Чөнки биредә махсус кием бирәләр, көненә дүрт тапкыр ашаталар. Күрелмәгән, ишетелмәгән байлык!

Кызганыч, Галимҗан Хәкимовка биредә бер ел да эшләргә туры килми, аның күзендә авыру табалар һәм “комиссовать” итәләр. Сүз уңаеннан, Ютазы районыннан тагын тугыз егет чираттагы комиссияне уза алмый. Билгеле, ашавың такы-токы булганда, сәламәтлек турында нинди сүз булсын инде?! Шулай итеп, 1950 елда Галимҗан Хәкимов туган авылына кайта. Ул елны урып-җыюдан соң колхозчыларга ашлык бирәләр, алар аны Октябрьск базарына илтеп сата, бу акчаларга яшәешнең башка мөһим мәсьәләләрен хәл итәләр. 1951 ел янәдән уңышсыз килә. Ә җыеп алынган икмәкне илебез амбарларына җибәрергә туры килә, чөнки өстән һәр колхозга мәҗбүри рәвештә дәүләткә ашлык тапшырырга дигән карар җибәрелә. Тиздән, 1952 елда, Галимҗанны армиягә алалар.

 

Аларга Сталин белән хушлашырга рөхсәт иткәннәр

Ул зенит артиллериясенә эләгә. Аларның часте Мәскәүдә, Вешняки станциясе янында урнаша. 

- Армиядә тәртип нинди иде, “бабайлык” булмады? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

- Кая ул?! Без барыбыз да бик дус идек. Безне сугыштан соң калган зур баракларга урнаштырдылар.

- Сталин 1953 елда вафат булды. Димәк, бу вакытта сез Мәскәүдә хезмәт иттегез? Ә Сталинны җирләгәннәрен күрдегезме?

- Ничек инде күрмим, без өч тәүлек кизү тордык, - дип җавап бирә Галимҗан Хәкимов. – Бүген анда булганны күз алдына да китерүе кыен. Сталинны җирләгән чакта халык ташкыны Кызыл мәйданга килеп керде. Атлар өстендәге милиция хезмәткәрләре халыкны бераз таратырга тырышты. Әмма халык, моңа игътибар итмичә, һаман  саен Кремльгә агыла иде. Этеш-төртеш шулкадәр көчле иде, бу ташкын арасында калган кешеләрнең ачыргаланып кычкырган тавышлары ишетелеп торды. Үлүчеләр дә булды. Ашыгыч ярдәм машинасы иртәнгә кадәр зыян күрүчеләрне ташыды. Хәтеремдә әле, икенче көнне иртән бер машина арбасы югалган аяк киемнәрен төяделәр. Кизү тору вакыты чыккач, безгә Сталин белән хушлашырга рөхсәт иттеләр. Өстендә мундир иде. Кызганыч иде, әлбәттә. Күзгә яшьләр килде.

Өйгә кайтырга өч-дүрт ай калгач, политрук Хәкимовка частьнең ашханә мөдире булып армиядә калырга тәкъдим итә. Ул ризалык бирә, хәтта боерыкка да кул куярга өлгерә. Тик... Кире уйлый һәм хезмәттәшен әлеге вазифаны үз өстенә алырга үгетли. Подполковникның бик тә ачуы чыга: сугыш вакытында сине, Хәкимов, атып үтерерләр иде, ди. Хәер, барысы да җай гына узып китә. Шулай итеп, 1954 елда Галимҗан туган якларына әйләнеп кайта.

 

Тот рулеңны, шофер, ныклап тот!

Мәскәүнең Казан вокзалында ук аны, бергә хезмәт иткән Яссытугай егете Тимерҗан Лотфуллин белән, Башкортстан шахталарында эшләр өчен “вербовать” итәләр. Алар шунда ук бер елга килешү төзиләр. Ә Галимҗанны туган ягында хезмәт иткәндә хат алышкан сөйгәне көтеп тора. Галимҗан азрак ял итә дә, хатынын алып, Мәләвезгә юнәлә. Беренче балалары – уллары Зөфәр тугач, алар туган авылларына кире әйләнеп кайта.

Мамадышта машина йөртүчеләр курсларында укыгач, ул Ютазы авторотасына эшкә урнаша. Аның беренче машинасы – ЗИС-150. Фанер кабиналы, җылытылмый, кыш көне пыялалары туңа торган машина була ул... Өстәвенә, машинаның борылыш күрсәткечләре дә юк. Шуңа күрә борылыш күрсәткече булып шоферның кулы хезмәт итә. Мәсәлән, уңга борылырга кирәк икән, машина йөртүче тәрәзәне ача да кулын өскә күтәрә, сулга борыласы булса, шулай ук кулы белән күрсәтә. Соңрак Галимҗан Хәкимов “УралЗИС”ка утыра, бу машина инде җылытыла, борылыш күрсәткечләре дә, көзгеләре дә була. Лаеклы ялга чыкканда инде ул КамАЗда йөри. 30 еллык машина йөртү стажы булган Галимҗан ага бөтен Татарстанны, Советлар Союзының бихисап юлларын гизә. Сүз уңаеннан, шул арада Ютазыда урнашкан  автотранспорт предприятиесе дә (АТХ) Урыссуга күчерелә. Бүген Галимҗан ага туган авылында кызы белән гомер кичерә. «Почет Билгесе» ордены кавалеры Галимҗан Хәкимов бик күп мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ләкин ул үзенең дүрт баласын, сигез оныгын һәм ун оныкчыгын язмышының иң зур бүләге дип саный. Димәк, Хәкимовлар нәселе дәвам итә.

 

Белешмә. Советлар Союзы таркалганчы, Салкын Чишмә, Ак Чишмә, Каран Чишмә һәм Кәрәкәшле авыллары Киров исемендәге колхозга кергән. Билгеле бер вакыттан соң ул “Кәрәкәшле” хуҗалыгы итеп үзгәртелгән. 1990 еллар башында хуҗалыкта барлыгы 972 дуңгыз, 3712 сарык һәм 2116 мөгезле эре терлек исәпләнгән, шуларның 680 башы - савым сыеры булган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев