Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тормыш рухи яктан баетты һәм түземлеккә өйрәтте

Каклы-Күлдә гомер кичерүче 87 яшьлек Рәшидә Хәбибулла кызы Мортазинага һич үз яшен бирмәссең: ыспай, җитез, аралашуда ачык, мөлаем.

Чыгышы белән Яңа Каразирекледән ул. Кечерәк буйлы кыз һәрчак игелекле холкы, кызыксынучан табигате белән аерылып тора. Шул ук вакытта аңарда ниндидер иҗади сәләт тә була. Күрәсең, моны урындагы җитәкчеләр дә сизми калмагандыр. Җиденче сыйныфтан соң Рәшидәгә авыл клубын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Биш ел дәвамында мөдир була сылу. Колхозчыларның ял вакытларын оештыра, үзе дә җырлый, тормыш вакыйгаларын, кем әйтмешли, рифмага сала. Алгарак китеп әйтик, Каклы-Күлгә сөю хисен Рәшидә ханым кайчандыр шигъри юлларга салган. Ул юллар соңрак җырга, үзенә күрә каклыкүллеләрнең гимнына әверелә. 

— Почта элемтәсе бүлегендә дә эшләдем,-дип истәлекләре белән уртаклаша Рәшидә ханым. — Ул елларда махсус белемле хезмәткәрләр җитмәгәнлектән, мине агроном итеп билгеләделәр. Һөнәр нечкәлекләренә басуларда төшендем. Өйгә кайтып ашарга да вакыт юк иде еш кына. Мин үзем күп балалы гаиләдән. Сигез бала үстек. Туганнар белән туп-тулы йорт иде, берзаман әнием белән генә калдык. Сугыш башлангач, өлкән абыйлар фронтка китте. Бәхеткә, барысы да өйгә кайттылар, соңыннан туган як мәнфәгатендә күп һәм уңышлы эшләделәр. Әнием чирек гасыр буе танылган савымчылар сафында булды. Беребез дә ачка интекмәсен өчен, гомер буе авыр эшләргә җигелде.Үзара бик тату-дус булып үстек. Әйткәндәй, бер абыебыз армия сафларында җиде ел хезмәт итте.

Мәкалә героебызның хезмәт кенәгәсендә Подгорный совхозында яшелчә үстерүе турында язма да бар. Каклы-Күлгә күченү сәбәбе исә, әлбәттә, кияүгә чыгуына бәйле була. Тормыш иптәше Ирек Мортазин җирле авыл хуҗалыгы коллективында алдынгылар рәтендә исәпләнә. Ул техника — комбайн, трактор, прицеп агрегатлары төзеклеге өчен җаваплы була. Биредә шулай ук Мортазина һичнинди эштән дә баш тартмый, терлекчелектә, кошчылыкта хезмәт куя. Сүз уңаеннан, ире белән кошчылыкта эшләгәндә, Мортазиннар район буенча беренче урын яулый. Ирек механизатор да була. Өстәвенә район күләмендә оста гармунчы сыйфатында таныла.

— Алдынгылар слетында район җитәкчелеге безне костюмнар белән бүләкләде, — ди Рәшидә Мортазина. — Мин дуңгызчылык симертү цехында, сарыкчылыкта, бозау караучы да булып эшләдем. Аннары почтага чакырдылар, анда 17 ел эшләдем. Ул елларда гәзит- журналларга күпләп язылалар иде. Почтальон сумкасы күтәрә алмаслык авыр... Байтак юлны теләсә нинди һава шартларында җәяү узасың. Акса-Күлдә почта тараттым. Кардон исемле авыл да бар иде. Хәзер инде юк. Күп еллар бианай белән бергә яшәдек, соңгы ике елын аны карап тәрбияләдем. Бакыйлыкка минем кулымда, рәхмәтле булып китте бианай…

Рәшидә ханым — җиде бала анасы, алты ул һәм бер кыз үстергәннәр. Улларының барысы да үз вакытында армиядә хезмәт иткән, бу хакта зур горурлык хисе белән билгели ханым. Янә дә егетләргә әтиләреннән музыкаль сәләт күчкән, гармунда уйныйлар. «Ә бүгенге көндә ничек, нинди мәшәкать-шатлыклар белән яшисез», дигән сорауга әңгәмәдәшем тыйнак кына җаваплый:

— Дисбе тартып, догалар кабатлыйм, балаларыма яхшылык, игелек сорыйм, алар мәшәкате-тормышы белән яшим. 

Ипле-нәфис, өлкән яшьтәге ханымның картлык, авырулар турында зарлану гадәте бөтенләй юк... Ул көчле. Аңардан гаҗәеп рух һәм акыл байлыгы сирпелә. Арытаба да шулай була күрсен.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев