Туган җиренең тугры улы
Акбаш авылында гомер кичерүче Җәүдәт Вәлиәхмәтовның хезмәт кенәгәсенә бер генә язу салынган.
Фәтхулланың һич уйламаган җирдән хатыны үлеп киткәндә, гаиләдә бер ир бала туып өлгергән була. Ак Чишмә авылыннан ул Фәкия исемле бик тә тыйнак, эшчән, сөйкемле, сабыр кызны икенче хатыны итеп алып кайта. Бер-берен аңлап, ә иң мөһиме, сабый белән уртак тел табып яши башлаган ир белән хатынның никахларына фатыйха биргәндәй, гаилә икенче бала көтү шатлыгы белән яши. Дөньясы буталчык, ачлы-туклы авыр тормыш... Әмма өй эчендәге җылы мохит, аңлы мөнәсәбәт барын да оныттыра. Тик ил өстенә килгән яу бөтен уй-хыялларны чәлпәрәмә китерә. Фәтхулла, көмәнле яшь хатынын калдырып, Бөек Ватан сугышына китә. 1947 елда ул, гаделсезлекләрдән зур газаплар чигеп, туган нигезенә әйләнеп кайтканда, кызы Фәүзиягә инде 6 яшь була. Гаилә тулы канлы тормыш белән яши башлый. Сөекле Фәкиясе иренә бер-бер артлы тагын алты бала бүләк итә. Менә шушы ишле гаиләдә Җәүдәт алтынчы бала булып үсә. Бала-чага авазына күмелгән зур булмаган таш өйдә туган-тумачаларга да, дус-ишләргә дә урын табыла. Фәкия апа киң күңелле, кунакчыл хуҗабикә була. Тормышлар көйгә салынгач, Фәтхулла гиләсен яңа йортка күчерә. Төпчек бала булмаса да, төрле сәбәпләр аркасында, Җәүдәт төп йортта, әнисе янында яшәп кала.
Ул игелекле, ипле, тырыш кеше булып өлгерә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган үсмер, укытучы һөнәре алырга югары уку йортына керә. Тик сабый чагында алган ярасы үсеп килүче организмны әледән-әле борчый башлый. Бер-бер артлы кичергән операцияләр аркасында ул белем алуын читтән торып дәвам итәргә мәҗбүр була. 19 яшьлек егет туган авылы - Акбаш мәктәбенә эшкә килә. Энергияле, төпле хезмәткәр сыйфатларын күреп алган коллектив, Вәлиәхмәтовка география фәнен укытуны йөкли, бераздан соң ул пионер вожатый, сыйныф җитәкчесе итеп тә билгеләнә. Биология факультетын тәмамлау турында дипломга ия булган яшь мөгаллимгә үзлегеннән дә күп укырга, күпне өйрәнергә кирәк була. Аңа математика, астрономия, тарихтан белем бирергә туры килә.
Җәүдәт Вәлиәхмәтов шактый еллар Акбаш мәктәбен җитәкли. Оештыру эшләрен сәбәп итеп, ул балалардан читләшми. Укытучы "абый"ларының һәр елны өлкән сыйныф укучыларын Казанга, тарихи урыннарга сәяхәт кылдыруын бик күпләр хәтерлидер.
- Сер түгел, элек уку йорты белән җитәкчелек итү күпкә җиңелрәк иде. Тарификация вакытында район мәгариф бүлегенә нибары биш төрле документ тапшырдык. Хәзер бит аның чуты-кырые юк! Мондый кәгазь чуалчыклыгы хөкем сөргән заманда үзеңнең төп эшең белән кайчан шөгыльләнмәк кирәк?! - дип ризасызлыгын белдерә мәгариф отличнигы.
Ул директор вазифасыннан баш тарта. Җаны-тәне белән үзенең яраткан фәненә бирелә. Кабинетында Җәүдәт Фәтхулла улы йөз төрле гөл үстерә. 8 Март бәйрәме җитә башласа, ул бүләк эзләп баш ватмый - хатын-кыз коллегаларын үзе үстергән гөлләр биреп сөендерә. Ә иң матурын, иркәләп, назлап үстергәнен ул мәктәптә хезмәттәше, өйдә яраткан хатыны булган Даниясенә бүләк итә. Алар бергә утыз ел гына яшиләр әле.
Җәүдәт атлы егет заманында бер дә өйләнергә ашыкмый. Үзе укыткан беренче шәкертләре дә инде мыек чыгарып, кызлар артыннан чаба башлый. Кәрәкәшлегә кызлар күзләргә йөрүче укучылары, көннәрдән-беркөнне укытучы "абый"ларын да үзләренең матайларына атландырып, күрше авылга алып китәләр. Вәт, язмыш, диген! Кызлар кулы да тотып карамыйча "картаеп" килүче Җәүдәт гашыйк булганын сизми дә кала. Кәрәкәшленең кыйгач кашлы, нечкә билле бер кызыкае тәмам башын әйләндерә. 1984 елда ике яшь йөрәк кавыша. Фәтхулла карт нигезенә Фәкия әби килен төшерә. Килен каенана туфрагыннан ярала диюче халык хак булып чыга - Дания сабырлыгы, эшчәнлеге, кунакчыллыгы белән ир туганнарының хөрмәтен казана. Төп йортка еш җыелучы, озын җәйләр буена кунак булучы туганнарына ул бер кыек сүз дә катмый. Капка келәсе шылтыраган саен чәен куя торган игелекле килене белән Фәкия әби, кызганычка, ике генә ел яшәп өлгерә.
Бүген Вәлиәхмәтовлар үз көчләре белән тергезгән зур, якты, зәвыклы йортта яшиләр. Икесе дә укытучы булып, гомерләренең күп вакытын мәктәптә уздырсалар да, шәхси тормышларын да тулы кыйммәтле итәргә җай табалар. Җәйләрен шау чәчәккә күмелеп утыручы бакча - Җәүдәт Фәтхулла улының иҗат җимеше.
- Бакчада әти командир, без -буйсынучылар, - дип әңгәмәбезгә кушыла юбилярның кызы Лилия.
Бакчада эш чәчәк түтәлләре ясау белән генә чикләнми шул. Ныклы тәрбия күргән кура җиләге, карлыган, кара бөрлегән, виноград - куп санлы агач-куакларның һәрберсе җимешләреннән сыгылып утыра. Ә өйдә, бакча командиры, 1997 елдан башлап лимон үстерә. Адәм баласы кебек тугыз ай өлгерүче җимешне тәрбияләп, Җәүдәт Фәтхулла улы аның төбенә сөяк тә яндырып сала, йомырка кабыгын төеп, ашлама да кертә. Беренче җимешнең килодан да зуррак булып үсүен гаилә әгъзалары әле дә елмаеп искә ала.
Дүрт-биш ел элек Вәлиәхмәтов үзендә тагын бер сәләт ача - ул умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Тырыш кортлар җыйган бал бүген бик күпләргә җитә. Ә абзар эчендәге хисапсыз мал-туар, кош-корт... Бу ихатада эш кыз белән малайга да, кияү белән киленгә дә җитә. Өлкән Вәлиәхмәтов оныкларын да кул арасына керергә, кечкенәдән эшләп ашарга өйрәтә. Төрле уеннар оештырып, зал уртасын көрәш мәйданына әверелдерергә дә вакыт таба. Шундый бабайны ничек сагынып кайтмыйсың инде?! Җәүдәт Фәтхулла улы зур гаиләсен тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлаудан да зур канәгатьлек таба. Ул пешергән бавырсактан авыз иткән кеше, мөгаен, аның тәмен озак оныта алмыйдыр.
Вәлиәхмәтов туган җанлы кеше. Ул үлгән кардәшләренең - каберен, исәннәренең кадерен белеп яши. Туган көннәр, юбилейлар, печән кайтып ауган, бәрәңге алган, сугым чалган көннәр - Вәлиәхмәтовлар йортында хезмәт көне генә түгел, тирә-юнь бәхетле, шат авазларга күмелгән бәйрәм көн дә.
Элекке шәкертләре дә өлкән укытучылары белән һәрвакыт элемтәдә яши. Төрле уку йорт-ларында белем алучы студентлар, ярдәм сорап, еш мөрәҗәгать итәләр. Вәлиәхмәтов берсен дә кире какмый. Чөнки ул кешеләргә кирәк булуы белән бик бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев