Ул немец әсирлегендә булган
Ютазы авылында яшәүче Мөхтәрәмә Хәйретдинова 104нче язын каршылады.
Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин котлады.
Мөхтәрәм юбилярны шулай ук район ветераннар советы рәисе, Ютазы авыл җирлеге башлыгы һәм беренчел ветераннар оешмасы рәисе тәбрикләде. 104 яшьлек Мөхтәрәмә апаның әле хәтере яхшы, эзлекле, аңлаешлы итеп сөйли. Үзе кичергәннәрне инде беренче кат кына ишетмәсәк дә, күңел төпкелендәге бу истәлекләр һәрчак яңача яңгырый.
Сугышка кадәр
- Мин 1919 елның 2 апрелендә Азнакай районының Кәкре Елга авылында тудым, - дип сөйли Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы. - Монда минем балачак елларым үтте, биредә мин җидееллык мәктәпне тәмамладым. Аннары Азнакайда лаборант, орлык лабораториясе мөдире булып эшләдем. Бервакыт абый килеп, авылда да эш бар, өйгә кайт, диде. Ул елларда безнең авылда бөтен районга бердәнбер МТС эшли, барлык авыл хуҗалыгы техникасы бездә урнашкан иде. Шунда секретарь булып урнаштым, кадрлар бүлеге эшен алып бардым.
Сугыш
Мөхтәрәмә һәр эшкә өлгер, җитез, акыллы кыз булып үсә. Исеменең хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында булуына да бәлки шушы сыйфатлары тәэсир иткәндер.
- 1943 елның 10 гыйнварында мине фронтка чакырдылар, - дип дәвам итә ул. – Көне буе хәрби комиссариатта булдык. Икенче көнне безне Бөгелмәгә җибәрергә тиешләр иде. Соңгы кичне дус кызлары белән авылда үткәрдек. Авылны әллә ничә тапкыр әйләндек. Йөрдек тә йөрдек, сөйләшеп туялмадык… Апрельгә кадәр Казанда укуларда булдым. Ул чорда башкалага туры юл юк иде. Ульяновскига поезд белән киләләр, ә аннары пароходта елга аша Казанга баралар. Безне санинструктор, шәфкать туташы эшенә өйрәттеләр һәм Мәскәүгә җибәрделәр. Мәскәү янындагы шәһәрләрнең берсендә частьлар төзеделәр һәм фронтка җибәрделәр. Мин IV Украина фронтында танкка каршы артиллерия полкында хезмәт иттем. 1944 елның көзендә Киев янында каты сугышлар булды. Анда шактый егетләребез һәлак булды, безнең полк командиры да шушы яуда башын салды. Хәтерлим әле, температурам күтәрелде һәм каты гына чирләп киттем. Сугышчылар мине бер украин хатынының өендә калдырдылар да, үзләре окоп казырга киттеләр. Таң атканда мин алар янына юл алдым. Үзебезнекеләрне күрү белән алар ягына йөгердем. Ә алар окоптан миңа кул болгыйлар, монда килмә, диләр. Шул вакыт самолетлар килеп, бомбага тота башлады. Җиргә ятып, шуышып, окопларга кадәр барып җиттем. Башны да күтәреп булмый, күктән боз яуган кебек, окоплар өстенә пулялар ява.
Әсирлек
- Безнекеләр берничә снаряд кына җибәрергә өлгерде, немец гаскәрләре чолгап алды, - дип истәлекләре белән уртаклаша Бөек Ватан сугышы ветераны. - Артка борылып карарга өлгермәдек, бар яклап безгә немец танклары якынлаша башлады. Шулай итеп, чолганышта калдык. Мөгаен, ун кеше генә исән калгандыр. Командирны, бездән аерып, каядыр алып киттеләр. Безне тактадан ясалган сарайга кертеп тутырдылар, ул инде хәрби әсирләр белән тулган, аяк басар урын да юк. Төнне шунда үткәрдек. Иртән алып киттеләр. Өч көн җәяү бардык. Бер станциядә товар вагонына утырттылар, киртә аша гына атлар алып баралар иде. Германиядәге хәрби әсирләр лагерына, мөгаен, бер атна барганбыздыр. Яшәргә теләк юк иде инде. Ризыгыбыз --кәбестә баландасы, су җитми. Чәнечкеле тимерчыбык артында хәрби әсирләр өчен госпиталь урнашкан. Безне шушы хастаханәгә эшкә билгеләделәр. Иртән сакчы алып китә, кич белән лагерьга алып кайта. Идән юабыз, кухняда ярдәм итәбез. Бервакыт чүп түгәргә чыксам, чүплектә хәлсезләнгән бер ир актарына. Тузып беткән шинеленең түшенә котелок яшергән, аңа ризык калдыкларын җыеп маташа. Мин аңа карыйм, ул миңа. Яхшылап карасам, күрше Кәтем авылыннан якташым булып чыкты. Аның фамилиясе Мөсәлимов. Ул мин эшли торган МТСта нефть базасы мөдире иде. Ә менә исемен хәтерләмим. Мин 1945 елның сентябрендә генә өйгә кайттым. Ул иртәрәк кайткан. Авылдашларына Мөхтәрәмә ярдәме белән генә исән калдым, дип сөйләгән. Эш шунда, мин аңа ашарга бирә идем. Кулдан килгәнчә, әлбәттә. Әгәр фашистлар белеп алса, аны да, мине дә үтерәләр иде. Без аның белән башка очрашмадык. Элекке хәрби әсирләргә сөйләшергә ярамый иде. Бекөнне лагерьда безне барактан чыгардылар. Шундагы җир биләүчеләр үзләренә эшче сайларга килгәннәр икән. Мине бер симез немец хатыны сайлап алды. Мин аның мал-туарын карадым, бакчада эшләдем.
Җиңү мае
- Иртә. Май ае. Барысы да гадәттәгечә, - дип сөйли Мөхтәрәмә ханым. - Мин бу көнне гомерлеккә хәтердә калдырдым. Кояш аеруча якты балкый. Карыйм, урамнар буйлап машинада хәрби киемдәге америкалылар бара. Үзләре көлә, җырлар җырлый. Бу Җиңү мае булып чыкты! Безне союздашлар азат иткән. Өйгә мин көз көне генә кайтып җиттем. Туган як мине колач җәеп каршыламады. Ватанга хыянәтче - бу тамга әсирлектә булганнар өстендә кылыч кебек эленеп торды. Дусларыма кем белән аралашуым турында әйтеп торырга кушканнар. Беркая эшкә алмыйлар. Балалар бакчасына эшкә урнаштым. Өч көн эшләдем, эштән чыгардылар. Клуб мөдире булып эшкә кердем, шул ук хәл. Нәрсә эшләргә? Күңелдә үпкә, рәнҗү. Бервакыт Урта Азиядә укытучы булып эшләүче күрше ял итәргә кайтты. Мин аның белән китәргә мәҗбүр булдым. Башта бер оешмада кассир булып эшләдем. Беркөнне дус кызым ронодан башлангыч сыйныф балаларын укыту турында боерык алып килгән. Ничек укытырга, мин үзбәк телен белмим бит, дип уйлыйм. Ләкин, күрәсең, кирәк булганда Аллаһы безгә көч бирәдер.
Туган як
Үзбәкстанда Мөхтәрәмәнең тормышы ничек кенә яхшы, уңышлы бармасын, туган ягы аны һәрвакыт үзенә тарта. 1950 елда аның хыялы, ниһаять, чынга аша. Телеграмма сугып, аны Ютазы элеваторына эшкә чакыралар. Шулай итеп, Мөхтәрәмә апа елдан-ел ышанмаучанлык, шикләнүчәнлек богауларыннан азат була бара. Эшкә намуслы мөнәсәбәте белән ул коллективта да, туган җирендә дә лаеклы хөрмәт яулый. Кияүгә чыга, кызы туа, бүен ул кызы хөрмәтендә гомер кичерә.
Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучы, «Георгий Жуков» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре иясе Мөхтәрәмә Хәйретдиновага язмыш каршылыклы, катлаулы, әмма озын гомер әзерләнгән. Бүген дә аек акыллы, хәтере нык аның. Уҗымнарның торышы белән дә кызыксына, сүзе дә, гамәле дә төпле.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев