Урал авылында туган, шунда файдасы тигән
Кайда туган, шунда файдасы тигән - нәкъ менә Фиал ага Вәлиев кебек кешеләр турында әйтелгән сүзләр.
Урал авылында дөньяга килеп, туган җиренең саф һавасын сулап, шифалы чишмә суларын эчеп үскән егет бәхет эзләп читкә китми. Кендек каны тамган әти-әнисе нигезендә төпләнә, колхозга эшкә чыга.
Гади хезмәт көннәренең берсендә,1957 елның июлендә, Урал авылына Урыссу агач эшкәртү комбинатыннан бер төркем кыз командировкага килеп төшә. Сөйкемле, чая кызлар арасыннан берсе аеруча да үткер була. Үзенең сихри карашы, ут чәчеп торган күзләре белән Фиалның йөрәгенә ялкын сала. Мөтәвасигасын тәүге күргән көннән алып тынычлыгын җуйган егет тә төшеп калганнардан булмый. Сөйгәнен күрер өчен ул йөк поездларындагы тамбурларга утырып, Иске Урыссу авылына бара торган була. Поезд барышында ук тимер юл буена сикереп төшеп калучы егет ул вакытта нинди дә булса күңелсезлекләргә тару ихтималы турында уйларга сәләтле булмый. Йөгәнсез атны хә-терләткәндәй ярсып типкән йөрәк ашкынулары бар дөньяны үзенә буйсындыра...
- Ул елларда кесәнеке түгел, йорт телефоннары да юк иде. Фиал киләсен тоеп, көн озынына ишек алдында кайный идем. Ике йөрәк арасында элемтә булган, күрәсең... Мин килен булып утырып килгән "лимузин" автомобиле, белмим, ничәмә-ничә тапкыр ватылгандыр, капка төбенә каенанам мендәр тотып чыгып җиткәнче, мин әрҗәле машинадан "җирегез дә мендәр кебек йомшак", дип сикереп төштем дә, кереп тә киттем. "Озак тормас бу килен...", - дип туган-тумача артымнан пышылдашып калган, - дип көлә-көлә искә ала яшьлек елларын Мөтәвасига апа.
Вәлиевлар гаилә корып яши башлаганнарына быел 55 ел тула. Илле биш көн кебек кенә үтеп киткән тормыш еллары эчендә, әлбәттә, кояшлы көннәр дә, болытлы төннәр дә булгандыр. Әмма гаилә әгъзалары өй эчендәге чүпне беркайчан да тышка чыгармыйлар. Урам башында трактор тавышы ишетелә башлау белән самавырыннан кайнар чәй ясап, ирен көтеп алган Мөтәвасига апа балаларын да әтиләрен хөрмәтләргә өйрәтеп үстерә.
Фиал ага Вәлиев 45 ел механизатор булып эшли. "Кышын, 40 градус торган көннәрдә, тракторын кабыза алмыйча, үз гомерендә бер тапкыр эшкә чыга алмый калды ул", - дип сөйли хуҗабикә. Лаеклы ялга чыккач та аңа ял бирергә ашыкмыйлар, тимерчелеккә эшкә дәшәләр. Бик оста кеше була ул. Зур гаилә башлыгының кулы балта эшләренә ятып тора. Күршесенең ауган коймасына тыныч кына карый алмаган Фиал ага аны, "рәхмәт"кә ияреп, яңадан коеп куя. Мич өюдә аңа тиңнәр булмый, ул ясаган күмәч калайларыннан әле дә булса файдаланучы авылдашлары бар.
Чиләгенә күрә капкачы, ди халык. Мөтәвасига апа үзе дә оста куллы кеше. Кечкенә ыргак белән бәйләгән диван-карават япмалары өй эченә ямь өстиләр. Уңайлы, зәвык белән эшләнгән башмакларга карап, әлеге хатын-кызның кырык елдан артык буын чирләреннән җәфалануын күз алдына китерүе дә кыен. Колхозда 27 ел эшләгән Мөтәвасига апа, авыруы көчәйгәч, бер ара мәктәптә идән юа, аннан соң авылны су белән тәэмин итү объектында моторист була. Вәлиевлар балаларын да үзләре кебек ярдәмчел, хезмәт сөючән кешеләр итеп тәрбиялиләр.
Март ае ахырында балаларга, килен һәм кияүләргә, онык һәм оныкчыкларга, туганнарга һәм дусларга кунакчыл нигезгә җыелырга күңелле сәбәп булды. Карт механизаторны 80 яшьлек юбилее белән котларга фермер Илдус Нәбиуллин, Кәрәкәшле авылы ветераннар советы рәисе Гөлнур Хәнипова, Урал авылы активистлары килде. Чәй табыны артында алар яшь чакларны-шук чакларны искә төшереп, чын күңелдән көлештеләр, авыл тормышы турында гәп кордылар. Суга тилмерүче авылдашлар чишмәләр территориясен мал-туардан таптаттырмау, аларны киртәләп алу, тирә-якларына каеннар утырту мөһимлеге турында дустанә әңгәмә кордылар. Кайчандыр авыл халкы, шул исәптән Фиал ага да балык тота торган күлләр дә саегаеп килә икән... Әмма җирлегебездә аягында нык басып торучы хуҗалык булганда, безне бернинди мәшәкать тә куркытмый, дип матур көннәргә өмет баглап яши ураллылыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев