Еш кына яшьләр адресына чын кыйммәтләрне югалтулары турында гаепләүләр ишетелә. Әмма эш-гамәлләре халык телләреннән төшмәгән яшь кешеләр бар әле. Урыссулы Камил Шәмсиев моны ачык раслый.
Иҗади фикер йөртүче ачык күңелле егет хәзерге вакытта башка яшьләрдә күреп булмаган сыйфатлары белән таң калдыра. Иртә дими, кич дими, ул башкаларга ярдәмгә ашыга. Иң мөһиме - аңа моның өчен бүләкләүләр кирәкми. Мәктәп эскәмиясеннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булырга хыялланган һәм аңа ия булган егет, егерме ике яшьтә үзен КамАЗ йөртүче, сакчы, машина юучы, фрезерлаучы, токарь сыйфатында сынап караган. Бу әле аның һөнәрләренең тулы исемлеге түгел. Ир-егетләр һөнәрләре белән бергә Камил сәхнәдә иҗат итәргә һәвәс.Балачактан аны сәхнә ыгы-зыгысы үзенә җәлеп иткән. Аның сыйныфташлары сүзләре буенча, барлык мәктәп чаралары яшь артистның чыгышлары белән озатыла. Мәктәпне тәмамлагач та, бу омтылыш үзгәрешсез кала. Район мәдәният йортында аннан башка - ике кулсызлар. Ул биредә "Ютазы йолдызлары" халык ансамблендә бию буенча партнер да, "Кичке җыр" вокаль коллективында катнашучы да, "Маски" театраль студиясе спектакльләрендә алыштыргысыз комедиант та.
Декорацияләр урнаштырырга яки концертлар вакытында сәхнә артында тәртип урнаштырырга кирәк икән, ул һәрвакыт әзер. Кыскасы, ул бар эшкә дә оста. Өстәвенә, төрле яктан сәләтле егетнең игелекле гамәлләре турында хәбәрләр бөтен район буенча таралган. Әйтик, күптән түгел Әбсәләм авылыннан "Сердәш" фольклор ансамбле яңа музыкаль инструмент - фортепиано белән тулыланган. Монда Камилнең ни катнашы бар, дип сорарсыз. Аның тиешле вакытта һәм тиешле урында булуы аркасында Әбсәләм ветераннары чыгышлары алдыннан клавишлы уен коралы озатуында тавышларын "чарлый".
- Барысы да очраклы булды. Бер таныш кызның фортепианосыннан "котыласы килгән" иде, мин шунда ук аны, кирәге чыгар әле, дип, үземә "эләктереп калырга" өлгердем. Хөрмәтле ветераннарның иҗади коллективы үсешенә ярдәм итә алуым өчен шатмын, - дип шәрехләде егет.
Җәмгыять өчен файдалы булып яшәү - безнең билгеләнеш шунда түгелме? Яшь урыссулының шушы юл белән баруы күренеп тора. Игелекле эшләрен арттырып, Камил җан тынычлыгына ирешү хыялы белән яна.
- Мин йорт салачакмын, анда гаиләм яшәячәк, кызым туачак. Һәм, әлбәттә инде, гаиләмнең төп әгъзасы - минем әбием булачак, - дип хыяллары белән уртаклаша әңгәмәдәшем. Һәм, шуны да өстәп әйтәсем килә, кайбер яшь кешеләр тизрәк туган бистәләрен калдырып китәргә ашыга. Яшьтәшләрем, ни өчен мин дә алар үрнәгенә иярмим, дип сорыйлар. Җавап гади - биредә мин үз гаиләмә - туганнарыма, ә иң мөһиме, миңа аякка басарга һәм яхшы кеше булырга булышкан әбиемә кирәкмен.
Тормышында барган үзгәрешләргә караганда, егет алдында яңа игелекле эшләр һәм җиңәсе үрләр тора. Хәзерге вакытта исә аңа, лидерлык сыйфатларын кулланып, беренче тапкыр үзен җитәкче ролендә сынап карарга туры киләчәк. Безнең әңгәмә алдыннан Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Камилне районыбыздагы масштаблы медицина учреждениесенең хуҗалык эшләре начальнигы вазифасына раслаган. Начар башлангыч түгел, шулай бит.
Нет комментариев