Ютазы таңы

Ютазы районы

Рус Тат
Кешеләр

Яшьләр әдәплеләнде

Узган җомга көнне редакция коллективының авыл халкы белән очрашуында Ютазы мәчете имам-хатибы, Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Зәйнуллин "Ютазы таңы" район газетасының икенче ярты еллыгына беренчеләрдән булып язылды.

Фатыйх ага өчен Ютазы инде күптән туган авылына әверелгән. Монда ул Ташкенттан 1967 елда күчеп килгән. Ул елларда гамәлдә булган район ягулык сату предприятиесендә склад мөдире булып егерме ел эшләгәч, лаеклы ялга чыга. Әмма Зәйнуллин үз тормышын эштән башка күз алдына китерә алмый. Үз фикердәшләре белән ул Ютазы авылында ислам динен торгызу һәм үстерү, шулай ук монда мәчет төзү өчен тырышып йөри башлый. Тырышлык бушка китми, мәчет төзелә. Мөселманнар һәм авыл җәмәгатьчелеге Ютазы авылында исламны торгызуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, кешедә рухи кыйммәтләрне үстерүгә күп елларын багышлаган Фатыйх Зәйнуллин хөрмәтенә мәчеткә "Фатыйх" исемен бирү тәкъдиме белән район имам-мөхтәсибе М. Мәрданшинга мөрәҗәгать иткәннәр.
Ураза, Корбан бәйрәмнәре -биредә һәрвакыт тиешле дәрәҗәдә, сый-хөрмәт һәм ветераннарга азык-төлек пакетларын тарату белән уза. Яшьләр турында да онытмыйлар. Сүз уңаенда, алар күпкә тәрбиялерәк, өлкән буын кешеләренә итәгатьлерәк була бара. Ислам дине нигезләренә өйрәтү максатында, биредә якшәмбе мәктәбе оештырылган, һәм ул әле дә эшли. Бүген авыл зираты да төзек хәлдә. Ә бит кайчандыр аның территориясендә бозаулар көтүлектә утлап йөргән. Фатыйх Зәйнуллин сүзләре буенча, районга исем биргән авыл көннән-көн күркәмләнә, шуның белән бергә, аның кешеләре дә яхшыга таба үзгәрә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев