Ютазыда яшәүче 98-яшьлек ветеран немецларда әсирлектә чагында якташын очраткан
Немецларда әсирлектә якташын очраткан Күптән түгел Ютазы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәрәмә Хәертдинова 98 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.
Өлкән яшьтәге тантана сәбәпчесен котларга район башлыгы Рөстәм Нуриев, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, Ютазы авылы ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева һәм башкалар килгән иде. Алар Мөхтәрәмә әбигә иң изге теләкләрен җиткерделәр, һичшиксез 100 яшьлек юбилееңа киләбез, дип вәгъдә бирделәр һәм чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар. Ә тантана сәбәпчесе, яшенә һәм авыртынуларына карамастан, көр күңелле иде. Аның хәтере һәм үзенең еракта калган яшьлеге тарихын детальләрдә тапшыра алуы таң калдыра һәм сокландыра. Мәкаләбез каһарманы белән гәҗитебез сәхифәләрендә аның үз ихтыярыннан башка михнәтле сугыш елларындагы чоңгылда калган язмышын тагын бер тапкыр бәян итәбез.
Шулай итеп, Азнакай районының Кәкре Елга авылы. Мөхтәрәмә күп балалы гаиләдә сигезенче сабый булып дөньяга килә. Белемгә омтылучан зиһенле кыз мәктәптә бик яхшы укый. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. Грамоталы, җитез хезмәткәрләр һәр җирдә кирәк була. Менә аны да районда эшләүче орлык лабораториясенә билгелиләр - башта лаборант итеп, аннары мөдир була.
Эшендә үзен яхшы яктан күрсәткән кызны ул вакытта районда бердәнбер машина-трактор станциясендә күреп алалар. Биредә ул секретарь-машинист булып эшли. Сугыш барган чор. Аны 1943 елның 10 гыйнварында фронтка чакыралар. Санинструктор булып дүртенче Украина фронтының танкка каршы артиллерия полкы составында хезмәт итә.
- 1944 елның көзендә сотавында 360 кеше исәпләнгән батарея Киевтан ерак түгел урнашты, - дип сөйли Хәертдинова. - Ул вакытта Украина башкаласы өчен канкойгыч сугышлар барды. Бомба шартлаган тавышлар безгә кадәр килеп җитә иде. Үзебезнең участокта без траншеялар казыдык, дошманны каршы алырга хәзерләндек. Әмма бер мизгел эчендә аяк асларыбызда җир тетрәде - өстән бомбалар ява башлады, бөтен нәрсә шартлап югарыга очты. Һавада кара төтен таралмыйча торды. Беркем дә - үзебезнекеләр дә, дошман да күренми. Окоплардан башларны да күтәреп булмый. Мин бары үземнең соңгы секундымны гына көтеп тордым... Бервакытны бераз тынычланды. Аннан соңгы картина тагын да коточкычрак иде - безнең окопларга табан танк колоннасы килә башлады. Ут ачып, ул окоплар буйлап узды. Мин ничек исән калганмындыр, акылыма сыймый. Автомат тоткан илбасарлар безне - тереләрне аякка басарга мәҗбүр иттеләр. Җиделәп кеше исән калган иде. Без, бәхилләшеп, бер-беребезнең кулларын кыстык. Безнекеләрнең калганнары үлгән, яраланганнар, җәрәхәтләнгәннәр окопларда ятуын дәвам итәләр иде. Мылтык көпшәсе төбәп, безне каядыр алып киткән вакытта ни өчендер артыма әйләнеп карадым. Немец танклары окопларны җир белән тигезләп калды. Бер атна җәяү бардык. Әле бер сарайда төн кунабыз, әле икенчесендә. Аннары тауар вагоннарына төяделәр һәм безгә билгеле булмаган юнәлештә алып киттеләр. Германиягә булып чыкты. Барган вакытта безгә үз ризык калдыкларын конвоирлар ыргытты. Кулына икмәк кисәге эләккән әсир аны башкалар белән бүлешә иде. Лагерьга килеп җиттек, чәнечкеле тимерчыбыклар артында безнең хәрби әсирләр яткан госпиталь урнашкан икән. Безне, өч хатын-кызны әлеге госпиталь кухнясында эшләү өчен сайлап алдылар. Ничектер, калдыкларны түккәндә, шинель кигән кеше күреп алдым: ул калдыклар өеменнән котелогына, тирә-юньгә карангалап, бәрәңге кабыклары һәм кәбестә яфраклары сала иде. Мине күргәч, туктап калды. Әйбәтләбрәк карасам, ул минем якташым, нефтебаза мөдире Мөсәлим булып чыкты. Без бер-беребезгә якын килергә курыктык. Шулай күз яшьләребезне тыеп басып тордык. Аннары мин аны өстәмә рәвештә ашата башладым. Бервакыт безне тзеп куйдылар. Минем янга аксак, зур гәүдәле алман хатын-кызы килде һәм чабуымнан тартты. Бу үзе артыннан барырга кушуны аңлата иде. Шулай итеп мин җир биләүче алпавытларга эләктем. Эшләдем, безне әйбәт кенә ашаттылар, начар мөнәсәбәт күрсәтмәделәр. Әле хәтеремдә, поляк һәм белорус әсирләре сыерларны саву аппараты белән сава иде. Ә бу вакытта без яшәгән авылга союзниклар керде. Без ату тавышлары ишетмәдек, шуңа күрә танк люкларына утырган америкалыларны күрү сәер тоелды - алар урам буйлап шау-гөр килеп, җыр җырлап баралар иде. 1945 елның 9 маена кадәр без лагерь территориясендә булдык. Аннары безне Виттенберг шәһәренә алып киттеләр, анда безне табиблар тикшерде, кием һәм "иленә кайтарырга" дигән белешмә бирделәр. Хәтеремдә, Эльба аша салынган җимерек күпердән җәяү үттек. Дүртешәр кеше бардык, ике яктан конвоирлар. Күпер селкенеп тора иде, суга төшеп китәрбез кебек тоелды. Нәкъ менә бу вакытта үләсе килмәгән иде шул.
Туган авылына мәкаләбез каһарманы 1945 елның 29 сентябрендә кайтып төшә. Әмма озак шатланырга туры килми. Тиздән туган җирендә эзәрлекләүләр башлана. Элекке хәрби әсир... Балалар бакчасына эшкә урнаша, бер атнадан соң эштән азат итү турында мәгариф бүлегеннән боерык килә. Әсирлектә булган кызны беркем дә эшкә алырга җөрьәт итми. Әгәр дә Урта Азия якларына чыгып китәргә карар кылмаса, эшләр ничек тәмамланган булыр иде, белмим. Биредә укытучылык итә, тормышка чыга. Соңлап тапкан Гөлнара исемле кызы аның катлаулы тормышының юанычы. Бүген ул кызы гаиләсе мәшәкатьләре белән яши. Тагын аның тормышын яңгыравыклы тавышлы һәм шат күңелле оныгының кызы бизи, ул аңа тормыштан арырга мөмкинлек бирми. Хәертдинова "Германияне җиңгән өчен" һәм "Георгий Жуков" медальләренә лаек булган. Бүләкләүләр, җәберләүләр, эзәрлекләүләр, мактаулар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев