Кәрәкәшле халкын җитмеш төрле һөнәр бизи
Кәрәкәшле фермеры Рамил Галимовның пилорамасыннан чыгып килгән авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәевның каефе бик яхшы булуы йөзенә үк чыккан иде. Мондый егетләр барында, яшәргә була әле, дип ул раслап та куйды.
- Нинди генә гозер белән капкасын какма, Рамил беркемне һәм беркайчан кире бормый. Җирлектә төзелеш эшләренә хаҗәт чыгып, такта кирәк булса да, ясап бирү соравы килеп туса да, аңа мөрәҗәгать итәбез. Кайсы гына авыл зиратын алма, бөтенесе диярлек Рамил Галимов ярган такталар белән ихаталанган. Аның кешелеклеге аркасында авыл картлары кышны утынсыз чыкмый, - дип сөйли Дәүләтгәрәев.
Туган авылына 1993 елда кайтып төпләнгән Рамил Галимов үзен күп төрле эштә сынап карый. Электр двигательләре белән дә шөгыльләнә ул, тавыклар да үстерә, мөгезле эре терлек һәм сарыклар да асрап карый... Фермер күңеленә иң якыны дип урман эшен таба. Моннан берничә ел элек Ютазы авылында арендага алган пилорамда эшләп йөргән Рамилнең бүген үзенең агач яру җайланмасы бар.
- Алыпсатарлар белән эш йөртмим. Мин йорт-җир тергезүчеләр белән хезмәттәшлек итәм. Базарда, гадәттә, алты метрлы такта белән сәүдә итсәләр, мин тактаны заказчы әйткән анык зурлыкта ярып бирү белән шөгыльләнәм. Эш күләмеме? Ул елныкы елга туры килми. Урман бит ул табигать шартлары белән дә бәйле эш. Асылда, ел дәвамында 300 кубометрдан алып 500 кубометрга кадәр эш күләме башкарабыз, - дип сөйли фермер.
Кәрәкәшле авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 359 баш мөгезле эре терлек асралса, шуларның 160 башы сыер. Халык үз ихатасында җитештергән продукцияне кая куярга белмичә интекми. Җирлектә сөтне үзәкләштереп җыялар. Шәхси ярдәмче хуҗалыгында 21 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сигез баш савым сыеры булган Әлфия Абдуллина быел сөтне, башка елларга караганда, кыйммәтрәк хакка - һәр литрын 19 сумнан сатуларын хәбәр итте. Әлфия ханымның хәләл җефете Лев Ларионов (өстәге сурәттә) зур теләк белән безне үз биләмәләре белән таныштырды: абзарның эчендә дә мал, тышында да мал - хуш исле печәнгә борыннарын төрткән сыерлар, нәселгә дип тәрбияләнүче таналар, симертүгә куелган үгезләр, аларга алмашка үсеп килүче бозаулар...
Моннан ун-унике ел элек йорт җиһазлары ясауга алынганда, Ринат Латыйповның эш кораллары бик гади һәм санаулы гына була. Эшне ул нарат тактадан гап-гади урындыклар ясаудан башлый.
Эшмәкәр остаханәсен әледән-әле төрле станоклар белән тулыландыра, үзе дә камилләшә. Бүген ул каеннан ясаган урындыклар сыйфаты белән дә, бизәлеше белән дә күпкә аерылып тора. Ринат аш һәм кунак бүлмәләре өчен заманча өстәлләр дә җитештерә. Эш өчен кирәкле материалны ул үзе әзерли. Останың балалары да хезмәт сөеп үсә - өч тапкыр буяу таләп ителгән урындыкларны шомарткыч кәгазь белән ышку аларның вазифасына керә, дигән йорт хуҗасы безне икенче бер бинага чакырды. Болай да сәламәт тормыш рәвеше алып бара торган Латыйповлар сәламәт ризык куллануга тагын да игътибарны арттырган булып чыкты. Алар ана бүдәнәләр, ягъни перепелкалар асрый башлаган. Әле менә күптән түгел генә йомыркаларын инкубациягә куеп, 100 данә чебеш алганнар.
Фәндәс Батыйровка да яшелчә базарында үз урынын табу, мөгаен, җиңел бирелмәгәндер. Кәрәкәшле авылыннан бераз читтәрәк урнашкан җирләрне сатып алган эшкуар башта бер гектар мәйданда теплица урнаштырса, күптән түгел ул 20 сотыйлык тагын бер теплица алып куйган. Әлеге вакытта тугыз мең төп помидор, 12 меңнән артык төп кыяр үстерүче Батыйров хуҗалыгында үрентеләрне дә үзләре үстерәләр.
Сигез кешене эш белән тәэмин итүче эшкуарның теплица хуҗалыгыннан кыяр олаулары Яр Чаллы шәһәренә озатыла. Май аенда помидорлар да җитешәчәк.
Шулай да Кәрәкәшле авыл җирлеге бюджетын "Кәрәкәшле" һәм "Нәбиуллин" агроформированиеләре оештыра.
- Бүген безнең карамакта 6600 гектардан артык авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр бар. Шуларның 4000 гектарында бөртекле һәм азык культуралары үстерәбез. Бүгенге көнгә килгәндә, без язгы кыр эшләренә тулаем әзер. Ел саен диярлек яңартылучы орлык фондын быел арпаның "прерия" сорты белән тулыландырдык. Шулай ук хуҗалыкта югары табыш бирә торган культуралар үстерүне дәвам итәчәкбез. Шул форсаттан көнбагыш һәм кукуруз орлыклары юнәтәбез, - дип кырчылыкта куелган эш тәртибе белән кыскача гына таныштырып узган "Кәрәкәшле" җәмгыяте директоры Альберт Зарипов белән товарлыклы сөт фермасына карап юл алдык.
Бүген авыл хуҗалыгы формированиеләре каршында терлекнең нәселен яңарту, югары продукцияле сыерларның үзәген булдыру өстендә эшләү көнүзәк бурычларның берсе. Абзарларында 1600 баштан артык мөгезле эре терлек асраучы хезмәт коллективы соңгы арада савым көтүенең генетикасын яңарту өстендә, чыннан да, җитди чаралар күрде: узган көзен күрше төбәкләрнең берсеннән 42 баш яхшы токымлы тана сатып алган булса, агымдагы елда ул "АгроМир" җәмгыятеннән нәселгә дип тагын 44 баш башмак тана юнәтте.
- Мондый зур күләмдә терлек сатып алу өчен район җитәкчелеге 3 миллион сум инвестиция кертмәгән булса, әлбәттә, бу эшне башкарып чыгарга үзебезнең генә көч җитмәгән булыр иде, - дип рәхмәтен белдерде Зарипов.
Әле кайчан гына тракторлар гүләвенә, йөзен ертып-ертып салган алтын бөртекне җылы кочагына алырга зар-интизар булып яткан Бәйрәкәтамак зонасы кыр-үзәннәренең узган елда, чүп үләннәренә түгел, ниһаять, тигез шытымнарга төренүенә, бераздан дулкынланып торган икмәк диңгезенә күмелүенә, мөгаен, иң әүвәл ил картлары сөенгәндер. Әлеге мәйданнарның дәрәҗәсен кире кайтару бурычын фермер Илдус Нәбиуллин үз өстенә алды. Узган елда бу җирләрне тәртипкә сала башлау, әлбәттә, механизаторларга җиңел бирелмәде. Әмма яхшы эшнең башлангычы бар - уңыш чыгышы да елына күрә начар булмады, җир дә көздән тулаем сөреп калдырылды.
- Быел сабан культуралары 1700 гектарда урнашачак. Эш күләме бермә-бер артты. Табикый ки чәчү кампаниясенә хәзерлекне тагын да көчәйтә төштек - ремонт эшләрен тәмамлаган механизаторлар хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру белән шөгыльләнә. Минераль ашлама туплыйбыз. Хуҗалыкта орлыкка, ягулык-майлау материалына кытлык юк, - дип хәбәр итте "Нәбиуллин" фермер хуҗалыгы башлыгы Илдус Нәбиуллин.
Узганын белгән халыкның киләчәге бар, дип саный кәрәкәшлелеләр. Җирлектә халык өчен кирәк булган бөтен социаль-мәдәни объектлар да эшли. Аларның, шул исәптән халкының гыйбрәтле язмышын, үткән юлын, ирешкән казанышын кадерле ядкәр итеп саклаучы, аның бүгенге көнен күзәтеп яшәүче туган як тарихын өйрәнүче музей - җирлектә булган күренекле урыннарның берсе. Аның киштәләрендә 15 меңнән артык экспонат саклана. Музейда төрле конференцияләр уза, тарихи күргәзмәләр эшли.
Әйтик, сәгатьләр күргәзмәсенең нигезен ХIII-ХI гасырдан ук сакланып калган сәгатьләр тәшкил итә. Быел 100 еллык юбилеен билгеләп узучы октябрь инкыйлабына багышлап оештырылган почмак та яшь буын вәкилләрендә зур кызыксыну уятты дип сөйли музей директоры Гөлнара Хәмидуллина. Музей киштәләрендә бүгенге чор тарихына, җирлекнең сәләтле кешеләре ясаган кул эшләренә дә урын бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев