Балалар тәрбияләүдә әтиләрнең роле - бәяләп бетергесез
Күптән түгел Урыссу гимназиясендә әтиләрнең район советы утырышы узды, аның барышында балаларыбызны тәрбияләү һәм әлеге процесста әтиләрнең роле турында ачык, җанлы әңгәмә узды.
Хәзерге заман җәмгыяте шулай корылган ки, бала тәрбияләү еш кына хатын-кызларга тапшырыла. Ир-ат объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, кагыйдә буенча, читтә кала. Балалар бакчаларында малайлар һәм кызлар тәрбияче хатын-кызларны ишетә һәм күрә, мәктәптә исә - күбрәк укытучы хатын -кызлар. Менә шулай, балачактан алып яшүсмерлек чорына кадәр укучылар үрнәк алу өчен ирләрне гамәлдә күрмиләр. Күп кенә гаилә башлыкларының эшләре киеренке, өйгә кайткач, балаларының проблемаларын хәл итү белән үзләрен бимазаламыйлар. Үсмерләр исә арыган әтиләренә, принципта, каршы түгел - аларның тормышы белән никадәр азрак кызыксынсалар, үзләренең ышануларында, ялларына, тормышларына карашларында үзгәрешсез калу өчен шанслар күбрәк... Томышка караш гомуми кабул ителгән постулатлардан һәм виртуаль дөнья тәкъдим иткән нәрсәләрдән чыгып формалаштырыла. Юк, бөтендөнья "пәрәвезе" - белемеңне күтәрү, теләсә нинди мәгълүмат алу өчен менә дигән мөмкинлек, әлбәттә. Парадокс шунда ки - файдалысы белән белән бергә зарарлы мәгълүмат та алына. Кайвакыт таң каласың, хәтта авылларда да көпә-көндез, хәтта җәй көне дә, урамнарда балаларны күрә алмыйсың - барысы да өйләрендә утыра. Уйнау яки аралашу өчен малайларга һәм кызларга өстәл артыннан торырга да кирәкми: төрле төркемнәрдә теркәл һәм... виртуаль аралашу белән рәхәтлән. Хәер, ничек кенә булмасын, авыл малайлары әтиләренә, җиргә якынрак. Димәк, физик хезмәткә дә. Әтисенең улы белән сәламәт аралашуы, хезмәттәшлеге. "Хезмәт - кешене кеше иткән", - дигән вәгазьләрдән башка.
Балаларны, аеруча малайларны үз үрнәкләрендә тәрбияләү, әтинең сүзе абруйга ия булырлык вакытны кулдан ычкындырмау мөһимлеге турында әтиләр советы утырышында катнашкан Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин да сөйләде. Ютазы мәктәбе психологы Лилия Мөхәммәтшина мисал итеп кызыклы статистика китерде. Әйтик, кече сыйныф укучылары үз әтиләренә карата соклану белдерә, урта сыйныфлар әтиләренең алар янында аз вакыт уздыруларына аптырашталар, ә инде өлкән сыйныф укучылары бөтенләй ачыктан-ачык яза: әтиләребезне яныбызда ешрак күрергә телибез. Җыелучыларның җанлы кызыксынуын башка кунаклар - балалар район думасы спикеры Полина Никита, мәктәпкәчә тәрбия буенча методист Валентина Орехова чыгышлары уятты.
Чара ахырында:
- Хезмәт сөючән, рухи яктан бай, социаль адаптацияләнгән бала тәрбияләү зарур. Балаларны гаилә, мәктәп һәм ил горурлыгы булырлык итеп тәрбияләү авыр. Әмма бу авырлыкны җиңү һәм чын кеше тәрбияләү үзе бер горурлык.
Нет комментариев