Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы район делегатлары Татарстан халыкларының III Съездына барачак

Күптән түгел үткәрелгән район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышында Татарстан халыкларының III Съездына делегатлар сайланды.

Утырыш эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев, эчке сәясәт сораулары буенча ТР Президенты Департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча идарәсе начальнигы Данил Мостафин, иҗтимагый оешмалар лидерлары, җирлек башлыклары, бүлек, хезмәтләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, республикада 2025 елга кадәр милли сәясәт өлкәсендә үсеш стратегиясе эшләнгән, ул һәр муниципаль берәмлектә тормышка ашырыла. Утырыш барышында районда дәүләт милли сәясәтен үстерү Концепциясе турында социаль сораулар буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова мәгълүмат бирде. Аерым алганда, ул район халкының 21 мең кешедән аз гына артык булуын, шуларның 68 процентын татарлар тәшкил итүен, 27 процент - руслар, бер проценттан ким башкортлар һәм башка милләтләр икәнлеген билгеләп узды.

- Районда милләтара һәм конфессияара килешүне ныгыту максатында, район башлыгының район иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашулары үткәрелә, алар барышында расачыл, дини һәм милли түземсезлеккә каршы сораулар тикшерелә, - дип ассызыклады Волкова. - Районда 12 мәчет һәм бер Православие чиркәве, "Фәнис" мәдрәсәсе, Православие чиркәвендә якшәмбе мәктәбе, Район иҗтимагый советы, Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы, татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы, "Районның рус берләшмәсе" һәм башка оешмалар эшли. Дини учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар эше районда төрле милләт вәкилләренең милли-мәдәни үзенчәлекләренә толерант һәм ихтирамлы мөнәсәбәтне саклауга юнәлтелгән.

Мәдәният өлкәсендә милли сәясәтнең үтәлеше турында мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова мәгълүмат бирде. Район мәдәният йортында һәм җирлекләр мәдәният учакларында үзләрен районда гына түгел, аннан читтә дә таныткан фольклор һәм төрле иҗат коллективлары гамәлдә. Тулаем мәдәният хезмәткәрләренең эше, дип ассызыклады Хөсәенова, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын тергезүгә, мәдәни эшчәнлеккә балаларны, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләрен җәлеп итүгә, гаилә нигезләрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Район, тулаем татар халкының үзенчәлеге белән таныштыру максатында Сабан туе белән илнең башка төбәкләренә бару традициягә әверелде: районыбыз халкының кунакчыллыгын, төбәкнең талантларга юмартлыгын лаеклы рәвештә Ырынбур өлкәсендә татар диаспорасы вәкилләре генә түгел, бәйрәмдәге барлык катнашучылар да лаеклы бәяләделәр, дип ассызыклады Хөсәенова.

Районда милли белем бирүгә бик җитди игътибар бирелә. Моңа иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм район кунаклары район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында Урыссудагы 7 санлы балалар бакчасында һәм Урыссу гимназиясендә булгач ышана алдылар. Аларда әлеге учреждениеләр тәрбияләнүчеләре үзләренең осталыкларын күрсәтте. Мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева үзенең чыгышында районда 14 мәктәп эшләвен, шуларның җидесендә укыту - рус телендә һәм җидесендә татар телендә алып барылуын билгеләп үтте. Милли белем бирүнең төп юнәлешләре сыйфатында Гыйлаҗева Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыруны, татар төркемнәре һәм сыйныфлары ачуны атады.

- Җиде мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында татар төркемнәре ачылды. Урыссуның "Топольки" балалар бакчасы милли белем бирү буенча ресурс үзәге дип билгеләнде. Барлык яшьтәге төркем балалары өчен укыту-методик комплектлар тормышка ашырыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ике телдә аралашу күнекмәләре алалар. Урыссуның яңа "Нур" балалар бакчасы базасында татар теленә өйрәтү буенча төркем ачылды. Мәктәпкәчә учреждениеләр республиканың "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында актив катнаша һәм җиңү яулый, - дип билгеләп узды Гыйлаҗева.

Данил Мостафин, Татарстан Президенты Аппараты һәм шәхсән үзе исеменнән утырышта катнашучыларны сәламләп, республикада Татарстан халыкларының III Съездына җитди әзерлек баруын билгеләп үтте.

- Әлеге масштаблы форумны 22 апрельдә уздыру турында Президент Указы чыгарылды. Беренче ике Съезд 1992 һәм 2007 елларда үткәрелде. Ул еллардан соң вакыт аз үтмәде. Барлыгы 730 делегат катнашачак, шулардан 500е - муниципаль берәмлекләр вәкилләре һәм 230 кеше - милли-мәдәни оешмалар вәкилләре. Татарстан халыклары ассамблеясенең республика буенча ике филиалы һәм җирле берләшмәләрнең 12 вәкиле бар. Республикада 100 милли мәдәни үзәк һәм җиде Дуслык Йорты гамәлдә. Безнең республикада милли сәясәтне үстерү мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә. Өч дәүләт программасы һәм алты кече программа уңышлы тормышка ашырыла. 2030 елга кадәр Татарстанның үсеш стратегиясендә төп басым кеше потенциалын үстерүгә ясала. Татарстанда 2005 елдан рус теле позицияләрен милләтара аралашу теле буларак ныгытуга, рус матур әдәбияты нигезләрен һәм мәдәниятләр багланышын үстерүгә булышлык иткән "Татарстанда рус теле" мәктәп программасы гамәлдә булуы белән дә аерылып тора, - дип ассызыклады Мостафин.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев Урыссу бистәсенең нигездә рус телле поселок булуын, әмма районда барлык милләтләр - татар, рус һәм башка милләт вәкилләре аралашып яшәүләрен, һәм районның барлык телләргә, барлык милләт вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәт фонында үсеш алырга тиешлеген һәм моны булдыра алуын билгеләп узды.

Ахырда Татарстан халыкларының III Съезды делегатлары составы расланды. Безнең районнан Съездга 22 апрельдә район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова, мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, район Иҗтимагый советы әгъзасы Фәнис Нәбиуллин, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Елена Коваль барачак.

Делегатларның актив эше, дип билгеләде Мостафин, районның социаль-мәдәни үсешенә булышлык итәчәк. Татарстан халыклары Съезды бурычларына килгәндә, бу беренче чиратта - барлык милләтләрне һәм халыкларны берләштерү, аларның телен, мәдәниятен, диннәрен саклау. Дин дәүләттән аерылса да, җәмгыятьтән аерылмаган: республикада 173 милләт, егермедән артык конфессия вәкилләре яши һәм 1833 дини оешма гамәлдә һәм алар тиешенчә эшләүне таләп итә, дип тәмамлады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев