Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алты җиңүче билгеләнгән

"Ел укытучысы-2012" бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Ул "Мәгариф" илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылып, җәмгыятьтә белем бирү өстенлекләрен раслауга юнәлтелгән.

Шунысы игътибарга лаек: әлеге бәйге укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә, сәләтле, көчле педагогларны тупларга, һөнәри аралашу даирәсен киңәйтергә, иҗади эшләүгә һәм ирешелгән уңышларда тукталып калмаска мөмкинлек бирә. Ул өч турда уза.

14 февральдә бәйгенең беренче читтән торып катнашучылар туры узды. Анда районның 16 укытучысы катнашты. Алар үз педагогик тәҗрибәләренең тасвирланышын, дәресләренең видеоязмаларын, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эшләрен, республика, федераль, бөтенроссия бәйгеләре, олимпиадалары һәм ярышларында укучы-җиңүчеләрен һәм призерларын раслый торган документларны тәкъдим иттеләр.
Бәйгенең бер яңалыгы - бәйгедә катнашучының үз автор эшләнмәләрен урнаштыра торган, инновацион эш тәҗрибәсен чагылдырган, педагогик җәмәгатьчелектә район, республика һәм Россиянең башка төбәкләре укытучылары белән аралаша торган Интернет-сайты булдырылырга тиеш. Бүгенге көндә беренче турның алты җиңүчесе билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев