Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларның көлү тавышы яңгырап торды

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Кече Урыссу авылы укучылары Лениногорск шәһәренә бардылар.

Башка сәяхәтләр исәбендә алар экзотик һәм нефть музеенда булдылар, шәһәр мәчетендә аларны күчтәнәчләр белән сыйладылар. Сәфәргә баруда ярдәмне район җитәкчелеге һәм Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчесе Ә. Абдуллин күрсәтте. Ә кичен китапханә һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бәхетле балачак" дип аталган уеннар кичәсе оештырды. Балалар бакчасы һәм мәктәп тәрбияләнүчеләре рәсем төшерделәр, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм әкият геройлары белән очраштылар, аларның шатлыклы көлүләре тирә-юньдә яңгырап торды, дип хәбәр итте китапханәче И. Валеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X