Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чисталык дәресләре

Сентябрь ахырында Ютазы мәктәбе укучылары гадәти булмаган дәрестә - чисталык дәресләрендә катнаштылар.

Бу вакытта республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә "Чисталык дәресе" республика табигатьне саклау экология-белем бирү акциясе узды. Ул бөтендөнья "Планетаны чүптән чистартыйк" акциясе кысаларында үтте. Акциянең максаты - үсеп килүче буында туган як табигатенә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү. "Чисталык дәресе" безнең республикада беренче тапкыр гына үткәрелми. Әмма быел аңа аерым игътибар бирелә, чөнки киләсе ел - Әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип игълан ителде.
Ютазы мәктәбендә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Биредә күп укытучылар экологик белем бирү темасы өстендә эшлиләр. Ел саен безнең мәктәптә экологик айлыклар, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең баш инспекторы Таһир Низамов катнашында ачык чаралар үткәрелә. Моннан тыш, мәктәп безнең районда мәктәп питомниклары оештыру буенча "Больше кислорода" дип аталган федераль проектта катнаша.
Безнең мәктәптән экологик тәрбия җир өчен көрәш мөһимлеген аңлау, экологик операцияләрдә актив катнашу ихтыяҗы буларак карала. Экологик эшчәнлек табигатьне саклау һәм экологик культураны үстерүгә булышлык итә, "дөньяга экологик караш" формалаштыра, табигатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияли, күбрәк күрү, белү, эшләү, мөстәкыйль рәвештә фәнни тикшеренүләр уздыру теләгенә булышлык итә, баланың шәхесен төрле яктан үстерә, экологик үз-үзеңне тотуның актив позициясен формалаштыра, балаларның иҗади потенциалын ача.
Менә инде мин берничә ел "Әйләнә-тирә мохитка сакчыл мөнәсәбәт" темасы өстендә эшлим һәм үзара эшчәнлек шартларында һәрбер укучыда экологик культураны экологик белемнәр дәрәҗәсен арттыру, табигать белән аралашканда эмоциональ-хиссият өлкәсен үстерү аша тәрбияләргә тырышам. Экологик тәрбияне эшемдә өстенлекле юнәлеш итеп сайлап, кешенең табигатьтән башка физик яктан гына түгел, рухи яктан да яши алмавына ышанып эш итәм. Үз эшемдә мин теоретик материалны һәм практик эшчәнлекне аралаштырам, тәрбиянең төрле формаларын файдаланам.
Укучылар белән чисталык дәресләрен мәктәп стеналарында түгел, табигать кочагында үткәрергә карар иттек. Максатыбызны лесничий И. Хәнипов белән уртаклаштык һәм иртән урман массивына юнәлдек. Укытучылар Севара Лукашина, Зилә Сәлимгәрәева, Алсу Ямалетдинова җитәкчелегендә зур эш үткәрелде: Кымыз белән дәвалау бистәсендәге урман массивын коры-сарыдан чистарттык. Укучылар территорияне чүпләгән һәм янгын сәбәбе булып торган чыбык-чабыктан зур канәгатьлек белән азат иттеләр. Командада тату, бергәләп эшләделәр, әмма күтәренке кәефне бераз яңгыр бозды. Укучылар башкарылган эш белән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев