Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дипломга лаек булган

Күптән түгел Әлмәт шәһәренең Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында мәктәп укучылары һәм студентлар арасында Клара Булатова исемендәге премиягә бәйге уздырылган.

Әлеге бәйге танылган шагыйрә Клара Булатованың иҗатын укучылар һәм яшьләр арасында пропагандалау максатларында оештырылып, анда "шигърият", "проза", "драматургия", "шагыйрә иҗаты буенча фәнни тикшеренү" номинацияләрендә эшләр кабул ителгән. Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6б сыйныфы укучысы Д. Хәйретдинова әлеге бәйгенең шигърият номинациясендә дипломга лаек булган. Укучыны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. Вәлиуллина әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев