Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гимназиячеләрнең уңышлары

Урыссу гимназиясенең шактый гына укучылары һәм укытучылары 2011-2012 еллар дәвамында республика һәм Россия күләмендә төрле бәйгеләрдә катнашып, әлеге бәйгеләрнең җиңүчеләре һәм призерлары булды.

Гимназия директоры хәбәр итүенчә, 7-11 сыйныф укучылары аерым активлык күрсәткән. Мәсәлән, М. Морзаморатова (8 сыйныф) югары дәрәҗәле берничә бәйге дипломанты булган. Бу "Ватан горурлыгы" төбәкара патриотик бәйге (җит. Г. Исакова), Казан милли-тикшеренү технология университетының (КГТУ) инглиз теле буенча язмача тәрҗемә республика бәйгесе (җит. З. Иламова), "Ватаныма хезмәт итәм" республика бәйгесе ("Тарих" номинациясе). Сүз уңаенда, соңгы ике бәйгедә 7 сыйныф укучысы Д. Иламов та дипломант булган. Ә 8 һәм чыгарылыш сыйныф укучылары М. Миннишина А. Клинышкова, Л. Минһаҗева, Я. Гарипова, Р. Рәхмәтуллина һәм Г. Мөхәммәтова (җит. З. Иламова) инглиз теле буенча республика бәйгесендә катнашып, диплом алганнар.
Шуны билгеләп узарга кирәк, гимназия укытучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә шундый ук активлык күрсәтә. Томскта узган "Педагогик планета" фестивалендә һәм "Тәкъдир итүләр мозаикасы" бәйгесендә инглиз теле укытучысы З. Иламова җиңү яулаган. Мәктәптә белем бирүне үстерүдә өстенлекле юнә- лешләрне тормышка ашыруда мәктәп һәм югары уку йортларының үзара бәйләнеше; тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар" республика фәнни-методик конференциясендә З. Ягъфәрова, З. Иламова, Э. Маслова, Г. Әхмәтшина, В. Ахунова, Р. Зиннәтуллина, Ф. Хәкимова катнашучы дипломнарына ия булганнар. Шулай ук укучылар һәм укытучылар коллективы "Рухи кыйммәтләребезне - халыкка!" республика бәйгесенең зональ турында беренче урын яулаган.
Гимназиянең мәдәни тормышы хакында сүз алып барганда, монда да яхшы нәтиҗәләр бар, чөнки гимназиядә укучыларның мәдәни, рухи тәрбиясенә зур әһәмият бирелә. Бу районның яшь талантлар бәйгесендә генә түгел, шулай ук республика бәйгесендә дә катнашу. Мәсәлән, Д. Иламов "Заманны сайламыйлар" автор җырының XII ачык яшьләр фестиваленең дипломанты булган. Ә 3 сыйныф укучысы Л. Гыйздәтуллина "Мисс-темпо Казань" тамашачылар тавыш бирүенең җиңүчесе булып, "Мини-мисс Татарстана" бәйгесенең дипломы белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев