Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Икенче сменаның математик уеннары

Чәршәмбе иртәсендә "Дубравушка" балалар-сәламәтләндерү лагере ял итүчеләренең икенче сменасын кабул итте.

Балалар утырган автобуслар һәрвакыттагыча район мәдәният йорты мәйданыннан кузгалды. Бу юлы ялга һәркем яратып өлгергән лагерьга 90 бала китте. Җәйге каникуллар чорында балалар мәктәп программасын онытмасын өчен, килүнең инде икенче көнендә үк алар янына Алабуга шәһәреннән КФУ математика анализы кафедрасы доценты Мансур Гыйльмуллин кунакка килде. Ул балаларга уен формасында математика буенча белемнәрне "яңартырга" тәкъдим итте. "Крестики-нолики", "Хоп", "1:0", "Брейн-Ринг", "Космонавт" - уеннарның тулы булмаган исемлеге. Шулай итеп, ялның икенче көне алар өчен файдалы да, кызыклы да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев