Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп яны лагерьларында - өченче смена

Районның белем бирү учреждениеләрендә 30 июльдән 22 августка кадәр мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары эшли.

Көндезге мәктәп яны лагерьлары биш мәктәптә ачылган. Монда 55 бала ял итә. Хезмәт һәм ял лагерьлары Урыссуның 2 һәм 3 санлы мәктәпләрендә, Иске Урыссу, Кәрәкәшле, Димтамак мәктәпләрендә ачылган. Әлеге лагерьларда 25 бала ял итә. Мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, бөтен лагерьлар да санитар нормаларга һәм гигиена таләпләренә җавап бирә. Сәламәтләндерү учреждениеләрен кабул итү аларны ачар алдыннан өч-биш көн алдан узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев