Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәтиҗәле эшлиләр

Ютазы мәктәбе коллективы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Каюм Насыйри исемендәге премия бирү турында"гы карары нигезендә, педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә ел саен Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә.

Премия милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан Республикасы халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем учреждениеләре өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен билгеләнә.

2011-2012 уку елында Каюм Насыйри премиясен алуга Ютазы районыннан Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы һәм аерым укытучылар арасыннан, шулай ук, Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ә. Ямалетдиновв дәгъвә белдерделәр.

Ютазы мәктәбенең эше республикада җиңүчеләр исемлегенә кермәсә дә, тәкъдим ителгән хезмәткәрләрнең һәм коллективларның нәтиҗәле эшләре билгеләп үтелде, һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, әлеге мәктәп коллективы милли мәдәниятне үстерүгә, баетуга үзләреннән зур өлеш кертә. Биредә үз һөнәренең осталары эшли. Рус мәктәбе булуга карамастан, һәр елны бер татар сыйныфы ачылып килә. Бүгенге көндә мәктәптә тугыз татар сыйныфы гамәлдә. "Балаларга милли белем һәм тәрбия бирү" программасы нигезендә эшлиләр. Үз музейлары бар. Анда укучылар борынгы әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре белән таныша ала. Алга таба да әлеге коллективка зур уңышлар юлдаш булсын, яулыйсы үрләрегез алда әле, бары тик үз көчегезгә ышаныгыз! Ә калган мәктәп коллективларына Ютазы мәктәбеннән үрнәк алырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев