Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Планетаны чүптән арындырыйк

Менә шундый исем астында республикада һәр ел саен акция үткәрелә. Шуның кысаларында мәктәпләрдә экология темасына багышланган дәресләр узды.

Урыссуның 2 санлы урта белем бирү мәктәбенең 7б сыйныфында әлеге дәресне Л. Гыйльфанова үт-кәрде. Ул "Табигать ялгышлыкларны кичерми" дигән темага багышланды. "Бер кешегә дә сер түгел - безнең дөньябыз экологик фаҗига каршында тора. Табигать халәте кешелекнең үзенә яный, биосфера законнарын бозу аркасында кеше үз сәламәтлеге белән түли. Бердәнбер котылу чарасы - табигать тавышын ишетү, аның кануннарына буйсыну, җир байлыкларыннан дөрес файдалану. Һәм котылу ысулы - экологик мәдәният", - дигән кереш сүз белән башлады укытучы. Ул укучыларга мисаллар китерде, интерактив әңгәмә алып барды. Экология законнарына тукталып, аларны укучылар белән ныгытты. Дүрт закон буенча укучылар виртуаль экологик рейд ясап, нинди законнар бозылуына тукталдылар. Дәресне дәвам итеп, укытучы Луиза Әнвәр кызы укучыларны төркемнәргә бүлде. "Бүген без экология законнары белән таныштык. Кызганычка каршы, күпләр аларны белмиләр һәм җиребезне пычраталар, экологик тигезлекне бозалар. Әгәр дә Табигать сөйләшә белсә, нәрсә әйтер иде икән? Әйдәгез, аның исеменнән хат-мөрәҗәгать язабыз", - дип укучыларга тәкъдим итте. Укучылар завод һәм фабрикалар җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, галимнәргә, фермерлар һәм крестьяннарга, диңгезчеләргә һәм балыкчыларга мөрәҗәгатьләрендә тәкъдимнәр һәм фикерләр белән чыктылар.
Укучылар бу дәрестән үзләре өчен кирәкле мәгълүмат алдылар, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга, аның законнарын истә тотарга, җир-анабызны яратырга кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.
Шундый ук экологик дәрес 7а сыйныфында да узды. Ул "чисталык дәресе" дип аталды. Аны Ютазы районы ветеринария берләшмәсе белгече, лаборатория мөдире Роза Закуан кызы Дәүләтшина алып барды. Дәрес гадәти булмаган төрдә узды. Роза Закуановна дәрес башында райондагы экология торышы белән таныштырды. Дәреснең икенче өлешендә сыйныф ике командага - "Фантики" һәм "Чистюля" командаларына бүленде. Ике команда дәресне алып баручы тарафыннан экологиягә, табигатькә кагылышлы бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Һәр дөрес җавап өчен команда татлы сюрпризга ия булды.
Үткәрелгән экологик дәресләр укучыларның хәзерлеген күрсәтте һәм алар бердәм фикергә килделәр: әйдәгез планетабызны саклыйк һәм яклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев