Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәламәт бала яхшы укый

Һәр ел фасылы үзенчә матур. Ә кыш исә бөтенләй үзгә! Ул безнең күңелләргә ябалактай эре кар бөртекләре, үзәккә үтәрдәй суыклары белән генә түгел, ә сафлыгы, аклыгы белән дә якын.

Моның шулай икәнлегенә укучыларымның кыш турында сөйләшкәннәреннән инандым. Алар салкын кышның нәфис кар бөртекләрен дә, ачы җилләрен дә яраталар. Һәр физик тәрбия, әйләнә-тирәбездәге дөнья дәресләрендә тышка алып чыгуны сорыйлар. Укучыларым теләген исәпкә алып, мин дәресләрне тышта үткәрерлек итеп оештырырга тырышам. Замана баласы компьютердан аерыла алмаганда, укучыларымның кышкы табигатьне шулкадәр яратулары, һәр буш минутларын шунда үткәрергә тырышулары мине бик сөендерә. Җиргә килгән саф һавалы, ак чәчәкле кыш укучы балалар өчен сәламәтлек чыганагы да булып тора. Алар уеннар аша чыныгалар, сәламәтлекләрен ныгыталар. Тышта әүмәкләшеп, кар йомарламнары ыргытышып уйнап аргач, сыйныфка кереп, зәңгәр күктән яуган ак кар, кышкы матурлык турында әңгәмәләр корабыз, кыш темасына туры килгән табышмакларга җавап бирәбез, тышта үткәрелгән дәресләрдән алган тәэсирләребез белән уртаклашабыз.
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән мәкаль бар. Укучыларым физик яктан сәламәт булгач, укулары да яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев