Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урманнар - планетаның үпкәләре

Шундый исем астында Кече Урыссу авылында 5-7 сыйныфлар өчен Ташкичү җирлегендә урнашкан - Ташкичү һәм Кече Урыссу авыллары китапханәчеләре тарафыннан оештырылган экология кичәсе узды.

Чакырылган кунаклар арасында Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Р. Вәлиев һәм Ютазы урманчылыгы урманчысы А. Нигъмәтуллин бар иде. Кичә туган як урманнарына зыян салу мәсьәләсе, урман байлыгын саклау һәм арттыру, урман закончалыгы сораулары турында әңгәмә корып, диалог формасында үтте. Үз чиратында укучылар урман темасына шигырь һәм җырлар әзерләде. Кичә кызыклы узды, укучыларның белемнәрен арттырды. Саубуллашканда, Нигъмәтуллин балалар белән агач утырту шимбә өмәсендә очрашачагына ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X