Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Азнакайның “әбиләр чуагы”

"Әбиләр чуагы" дип аталган бәйрәмне күптән түгел Азнакай районының ветераннар советы әзерләгән иде. Анда безнең район вәкилләре Зоя Глушкова һәм Валентина Новикова катнашты.

Азнакайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котларга Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин килгән. Ул ветераннарга шәһәрнең 80 еллыгы хөрмәтенә бүләкләр, шифаханәгә юлламаларга сертификат тапшырган, шулай ук ул гаилә парларын бергә тормыш итүләренең 50 еллыгы белән котлаган. Марсель Зөфәр улы ютазылыларга кайнар сәлам тапшыруны үтенгән, аларга рух күтәренкелеге һәм сәламәтлек теләгән. Бәйрәм программасындагы кызыклы уеннар, татар ветераннар ансамбле чыгышы, шулай ук гармунда һәм курайда көйләр башкару күңелле тәэсир калдырган. Азнакайлыларны районның шагыйрәсе В. Новикованың "Бабье лето" шигыре сокландырган. Кыскасы, ветераннар бик шәп ял иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев