Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Элеватор юбилее - авыл өчен бәйрәм

Ютазы авылы мәдәният йортында зур вакыйга булды - Ютазы элеваторының 90 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм концерты узды.

Мәдәният йорты залында чын аншлаг хөкем сөрде - мөгаен бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыелгандыр. Сәхнәгә элеватор ветераннарын һәм эшчеләрне котлау өчен аның директоры Гөлүсә Дәүләтшина күтәрелде. Ул залда җыелучыларның барысын да сәламләде: ветераннарга - фидакарь хезмәтләре, уртаклашкан тәҗрибәләре, коллективка - предприятиенең көйле, тоткарлыксыз эше өчен рәхмәт белдерде. Элеватор җитәкчелеге рәхмәткә өстәп ветераннарга азык-төлек пакетлары, чәчәкләр тапшырды, ә элеваторның барлык эшчеләре оклад күләмендә премияләр кабул итеп алды.

Бәйрәм кичәсе дәвамында ютазылылар өчен Актаныштан үзешчән артистлар чыгыш ясады. Концерт номерлары арасындагы тәнәфестә сәхнәдән предприятие адресына котлаулар һәм матур теләкләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев