Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гала-концерт шәп булды

Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда узган якты, матур гала концерт белән "Сандугач сайрар илем" балалар иҗатының XV юбилей фестивале тәмамланды. Иң яхшылар осталык һәм сәләтлелекнең искиткеч зур бәйрәменә чакырылдылар.

Ике сәгатьлек зур концертта быелгы елның җиңүчеләре һәм узган елларның танылган лауреатлары чыгыш ясады. Инде өченче ел рәттән "Кумушки" һәм "Сударушка" рус җыры ансамбльләре - гала-концертта алыштыргысыз катнашучылар. Үз чыгышлары белән безнең балалар әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын сәхнәдә генә түгел, шулай ук 20 минутлык антрактта да якты, ялкынлы программа белән сөендерәләр. Рәхмәтле тыңлаучылар, ялкынлы алкышлар, җылы елмаюлар һәм "Афәрин"нәрне өзеп-өзеп кычкырып әйтүләр - кечкенә "Сударушка"лар һәм өлкән "Кумушка"лар өчен иң яхшы бүләк булды. Шундый ук "Сандугачым - гүзәлем" җырын җырлаган I дәрәҗәдәге лауреат Айгөл Гарипова да чакырылды. Махсус аның чыгышына "Әлмәтем" халык биюе ансамбле тәэсирле хореографик постановка тәкъдим итте. Әлеге номерның гала-концертның иң якты, истә калырдай номерларның берсе булуы турында ныклы ышаныч белән әйтергә була.
Традициягә әверелгән Татарстанның нефть төбәге яшь талантлары смотрын "Татнефть" ААҖның "Рухият" рухи яңарыш фонды оештырып үткәрә. Әлеге бәйге шәһәрләрдән генә түгел, шулай ук иң ерак урнашкан районнардан булган сәләтле балаларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга, киң аудитория алдында зур сәхнәдә чыгыш ясарга, танылган сәнгать осталарының бәяләвен алырга яхшы мөмкинлек бирә. Фестивальне оештыручылар тагын бер тапкыр бәйрәмдә җылы мохит тудырдылар, коллективларны транспорт һәм бушлай туклану белән тәэмин иттеләр. Барлык катнашучылар һәм укытучылар да бүләккә фестиваль логотибы төшерелгән футболкалар һәм тәмле милли чәк-чәк кабул итеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев