Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Истоки” хорына – 10 ел

Узган эш атнасы ахырында район мәдәният йортында белем бирү өлкәсе ветераннар хорының зур юбилей концерты узды.

"Истоки"ның репертуары бай һәм зур, шуңа күрә кичәнең концерт программасына иң яхшы җырлар гына керде, шул исәптән, автор композицияләре дә. Хор репертуарыннан күп җырлар авторы һәм шулай ук аңа нигез салучы Валентина Новикова тамашачыларга үзенең берничә шигырен бүләк итте.
Район җитәкчелеге исеменнән истоклыларны юбилейлары белән район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова тәбрикләде. Ул шулай ук хорның даими җитәкчесе Ирина Иванаевскаяга Рәхмәт хаты тапшырды. Ә хорның һәр солисткасына Рәмзия Кәшиф кызы истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов "Истоки" тууның кыскача тарихы белән уртаклашты, ә символик бүләк сыйфатында катнашучыларга ул баллы приз -яна торган ун шәмле юбилей торты бүләк итте.
Котлауларны сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дәвам итте. "Электросоединитель" ААҖның генераль директоры Рәшит Нәбиуллин хорны шулай ук җылы котлап, аның һәрбер вәкиленә яктырткычлар тапшырды. Истоклыларга үз бүләкләрен шулай Урыссу ГРЭСы директоры Владимир Петров та тапшырды. Ә мәдәният бүлеге начальнигы Зилә Шәрипова хорга шулкадәр кирәкле фотоаппарат бүләк итте. Моннан тыш, Зилә Таһир кызы солистларга мәдәният бүлегенең мактау грамоталарын тапшырып, коллектив өчен яңа сәхнә костюмнары сатып алынганлыгы турында хәбәр итте, сүз уңаенда, соңырак алар, шуларны киеп, сәхнәгә чыктылар да. Әмма моның белән истоклыларны тәбрик итү тәмамланмады. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйхов хорның иҗат коллективы белән танышуыннан тәэсирләре белән уртаклашты. Ул коллективка иминлек һәм уңышлар теләде.
Бу кичне күпләр ветераннар хоры адресына үзләренең җылы сүзләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде. Аның беренче составын да искә алдылар... Кызганычка, аның кайберләре фани дөнья белән инде саубуллашкан, әмма алар турында истәлек ютазылыларның йөрәкләрендә әле һаман яши. Хорның беренче составы коллегалары истәлекләренә "Весна на Заречной улице" фильмыннан яраткан җырның бер куплетын башкарды... Бөтен концерт дәвамында зал чыгыш ясаучыларны өзлексез рәвештә алкышлар белән каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев