Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Өлкәннәр клубына ярдәмгә

Өлкәннәр көне декадасы ахырында, район мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре өчен зур бәйрәм концерты узды.

Залда район ветераннар советының бөтен активы, шулай ук элекке бемит заводы һәм агач эшкәртү комбинаты пенсионерлары җыелды. Сүз уңаенда, соңгылары районыбызда йөзгә якын кешене тәшкил итә... Бәйрәм чарасы педагогик хезмәт ветераны Валентина Новикова иҗат иткән шигырьдән һәм Ирина Иванаевская җитәкчелегендәге "Истоки" хоры чыгышыннан башланды.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова килде. Ул аудитория белән район җитәкчелегенең өлкәннәрнең ялын оештыру уңаеннан планнары турында уртаклашты. Районда өлкән буын вәкилләре өчен клуб оештырылачак. Гөлдания Нурлыгаян кызы сүзләре буенча, район мәдәният йорты, шулай ук мәктәпләр һәм балалар иҗаты үзәге базаларында кызыксынулар буенча түгәрәкләр һәм секцияләр оештырылачак. Әлеге эш белән шулай ук авыл җирлекләре дә шөгыльләнәчәк. Шулай итеп, өлкән кешеләрдә яңа кызыксынулар, яңа танышулар һәм яңа тәэсирләр соратлар барлыкка киләчәк дип ассызыклады ул. Кайда һәм нинди түгәрәкләр һәм секцияләр эшләячәге, шулай ук аларга язылу башлануы турында тулы мәгълүмат аз гына соңрак безнең газетада, район сайтында һәм кабель телевидениесендә урнаштырылачак.
Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова үз чыгышын тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләреннән башлады. Ул пенсионерларны актив яшәү рәвешенә һәм тормышның күңелле мизгелләреннән ләззәт алырга чакырды. Моннан тыш, Зоя Васильевна районда Өлкәннәр көне декадасы кысаларында узган чаралар турында сөйләде. Хәзерге вакытта инде юкка чыккан кайбер предприятиеләрнең хезмәт ветераннарына кечкенә бүләкләр тапшырылды. Һәрбер чыгышлары көчле алкышлар белән каршы алынган район мәдәният йорты артистлары ветераннарга күп җыр һәм бию номерларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев