Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пенсионерлар һәм пенсия...

... турында җырларны бүген Ютазы авылының "Сәламәт" сәламәтләндерү үзәгендә "Истоки" ветераннар хоры башкарды.

Быел үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтүче хор район буенча гына түгел, аннан читтә дә концертлар куя, төрле конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар яулый. Хор репертуары шактый төрле: анда моңлы лирик һәм күңелләрне җилкендергән дәртле җырлар да бар. Сәламәтләндерү үзәгенең ял итүче ветераннары өчен "Истоки" хоры җитәкчесе Ирина Иванаевская иң актуаль композицияләрне генә сайлап алган. Репертуарда ветераннар, туган төбәк һәм "туендыручы" пенсия турында җырлар.
Концертны хорның идея илһамландыручысы һәм ветераннар тарафыннан башкарылган күп җырлар авторы Валентина Новикова алып барды. Хор җырлары аның үзе язган шигырьләре белән аралашты. Концерт бер тын алуда узып китте. Ветераннар концерт, ә кунаклар якты йөз белән кабул итүгә канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев