Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Районның “Илһам чишмәсе” коллективы үз тамашачыларын җыйды

Күптән түгел үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннардан торган "Илһам чишмәсе" коллективы район мәдәният йортына үз тамашачыларын җыйды.

Хөрмәт итеп чакырылгач, мин үзем дә килми кала алмадым. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, чыгыш ясаучылар үзләренең номерларына зур җаваплылык белән хәзерләнгәннәр иде. Коллективка яңа гына кушылучылар да моңлы җырларын башкарып, тамашачыларның кайнар алкышларына лаек булдылар. Җыр сәнгате җитәкчесе булып Зөлфия Рәхмәтуллина килгәч, артистлар тагын да остарган.

Безнең халыкта: "Күңел булмак - бер калҗа, хәтер калмак - бер калҗа" дигән әйтем бар. Бүләкләр исә "бер калҗа" гына түгел, шактый саллы иде. Район хакимияте исеменнән җырчы-ветераннарга чәчәкләр һәм пледларны район мәдәният йорты директоры Марат Исмәгыйлев, район ветераннар советы исеменнән конвертлар һәм дипломны мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова тапшырды. Алсу Наил кызы, һәрвакыт шулай яшьләрчә дәртле булыгыз, дип - артистларга һәм өлкән яшьтәгеләрнең иҗатын хөрмәтләп килүче тамашачыларга рәхмәтен җиткерде. "Илһам чишмәсе" вәкилләре дә бүләкләргә бик куандылар, оештыручыларга, бүләкләр белән сөендерүчеләргә үзләренең изге хисләрен юлладылар. "Безнең программабыз бай, без милләтебез халкын күп тапкыр сөендерәчәкбез әле", - дигән вәгъдә бирде алар җавап сүзләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев