Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Сүнмәс йолдыз” яктысы

Район мәдәният йортында К. Тинчуринның 125-еллык юбилеена багышланган бәйгенең финалы булып узды.

Бәйге мәгариф учреждениеләре мәктәпләре арасында уздырылган иде. Укучылар төрле номинацияләрдә үзләрен сынадылар: бу театральләштерелгән тамаша (К. Тинчурин спектакльләреннән өзек күрсәтү), монолог, дуэт. Мәктәпләр бәйгегә ныклап әзерләнгән. Бу аларның үз-үзләрен сәхнәдә тотышларыннан, сәнгатьлелектә, һәм ничек итеп күңел биреп уйнауларында бик ачык күренде. Шулай итеп, монолог номинациясендә татар мәктәпләре арасында беренче урын лаеклы рәвештә Акбаш мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Камаев Ринатка бирелде, ә рус мәктәпләреннән беренчелек Ютазы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Миннеханова Илүзәдә. Иң яхшы дуэт номинациясендә Иске Урыссу укучылары җиңеп чыктылар. Театральләштерелгән тамаша номинациясе буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. Татар мәктәпләре арасыннан беренче урын Кече Урыссу мәктәбендә, икенче урын Бәйрәкә мәктәбе, ә өченче урында Иске Урыссу укучылары. Рус мәктәпләрендә исә беренче урын Урыссу 3 санлы мәктәбе укучыларында. Әйтергә кирәк 10-11 сыйныф укучылары уйнаган "Сүнгән йолдызлар" спектакленнән өзек чын артистлар уйнаганга тиң иде. Бер дә рус мәктәбе укучылары уйнаган димәссең. Афәрин диясе генә кала. Икенче һәм өченче урынны Әбсәләм һәм Ютазы мәктәбе укучылары бүлеште.

Информацион-методик үзәгенең милли эшләр буенча методисты С. Хәбибуллина укучыларның һәрберсенә катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, шулай ук 2011-2012 елда узган "Зирәк тиен" Бөтенроссия уен-бәйгесендә катнашып призлы урыннар алган укучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырды. Ә конкурста катнашкан бер коллектив та дипломнарсыз китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев