Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа бинада беренче бәйрәмнәр

Үткән атнада Иске Каразирек авылында күп функцияле үзәк үз ишекләрен ачты. Ә ял көннәрендә биредә авыл халкы өчен беренче тантаналы чара узды.

Мәдәният йортының зур залында хәзер иркен, җылы һәм якты. Ачык тоннарда эшкәртелгән интерьер биредә уңайлылык мохитын тудыра. Әлегә кәнәфиләр юк, шуңа күрә зал күбрәк биниһая зур бию мәйданы сыман. Урындыкларны тиздән алып кайтачаклар һәм урнаштырачаклар. Бина авылныкын гына түгел, ким дигәндә, район мәдәният йортын хәтерләтә. Әлеге мәдәни объект каразиреклеләр өчен чын бүләк булды.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Котдусова ачты. Ул авыл халкын ике бәйрәм - Укытучылар көне һәм Өлкәннәр көне белән котлады. Өченче бәйрәм итеп Гүзәлия Рәсим кызы яңа мәдәният йорты ачылу көнен билгеләргә тәкъдим итте. Әлеге вакыйгалар белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Зәрия Рәшитова килгән иде. Моннан соң сәхнәдән авыл халкы өчен мәктәп укучылары әзерләгән шигъри һәм музыкаль котлаулар яңгырады. Бәйрәм чарасы сый-нигъмәтле чәй өстәле артында тәмамланды. Каразиреклеләр бәйрәмне оештыру, уздыру дәрәҗәсе белән канәгать иделәр. Биредә хөкем сөргән шатлык мохиты беркемне дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев