Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әфган сугышында катнашкан Ренат Кадыров Урыссу гимназиясендә булып китте

Җир йөзендә сугыш кабатланмасын!

1979 елда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китергән, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәрткән сугыш.

Безнең районыбыздан әлеге яуда Бәйрәкәтамак егете Ренат Кадыров да катнашкан. 15 февраль көнне ул Урыссу гимназиясенең 3б сыйныф укучылары белән узган сыйныф сәгатендә үзенең тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәсендә татыганын сөйләде. Якташыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәткән. Әфган халкы аларның тынычлыгын саклаган совет солдатларын игътибарсыз калдырмаган. "Медаль воину-интернационалисту от благодарного Афганского народа" бүләге Ренат абыйның күкрәген бизи. Сугышта катнашучылар гына түгел, без, киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Илдә тыныч булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев