Акбаш мәктәбендә көзге бал бәйрәме уздырганнар
30 нчы октябрь көнне Акбаш мәктәбендә көзге бал үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары көз патшалыгына сәяхәткә бардылар. Сәяхәткә укучылар үзләре белән бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр алдылар. Шулай ук балаларның тапкырлыклары һәм җитезлекләре дә сыналды. Ә кичке якта урта звено укучылары көз - матурны сайлау буенча төрле номинацияләрдә ярыштылар. Алар үз...
30 нчы октябрь көнне Акбаш мәктәбендә көзге бал үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары көз патшалыгына сәяхәткә бардылар.
Сәяхәткә укучылар үзләре белән бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр алдылар. Шулай ук балаларның тапкырлыклары һәм җитезлекләре дә сыналды.
Ә кичке якта урта звено укучылары көз - матурны сайлау буенча төрле номинацияләрдә ярыштылар. Алар үз куллары белән тегелгән көзге костюмнарын, көзге муллыктан әзерләнгән ризыкларын да якладылар, җыр - биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Табышмаклар чишү ярышында укучылар үзләренең белемнәрен, игътибарлыкларын сынадылар. Кичә чәй табыны һәм күңелле биюләр белән тәмамланды. Ә мәктәпнең иң көз - матуры булып 5 нче сыйныф укучысы Камаева Айгөл танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев