Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар иҗат үзәгенең “Сихри каләм”челәре - авыл китапханәсендә кунакта

Элек-электән үк кешеләр, хәтта кәгазь булмаган чорларда ук, үз белгәннәрен таш кыяларда, тузларда, папирусларда язып калдырган. Акрынлап кәгазь ясый башлаганнар.

Язу кәгазьгә күчкән. Берникадәр вакыттан соң китаплар күренә һәм китапханәләр төзелә башлаган. Китап язучы кешене "язучы" дип йөртү гадәткә керә. Бүгенге көнгә кадәр дөньяда бихисап китап басылып чыккан инде. Алар безгә төрле өлкәләргә кагылышлы кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар җиткерә. Ә китаплар исә китапханәләрдә саклана.

Дөньяви серләр саклана торган Бәйрәкә авылында урнашкан шундый биналарның берсендә 23 гыйнвар көнне "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчеләре дә булып кайтты. Җәмгыятьтә технологик үзгәрешләр барган дәвердә, укучыларда матур әдәбиятка карата кызыксыну уяту, аларның сөйләм телен үстерү, төрле темаларга багышланган китап фонды белән таныштыру - экскурсиянең максат һәм бурычлары булып торды. Ул "түгәрәк өстәл" артында узды. Китаплар иленә сәяхәт иткәндә, китапханәче Нәсимә Лотфуллина, яңа басмалар белән таныштырып кына калмыйча, бик кызык һәм мавыктыргыч итеп һәрберсенең эчтәлеген дә кыскача бәян итте. Китап хәленә килгәнче, әсәрләрнең нинди юллар узуы хакындагы сөйләшү укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Берләшмә тәрбияләнүчеләре "түгәрәк өстәл" артында үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләде, бер-берсенә киңәшләр бирде. Очрашу бик җанлы һәм кызыклы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев