Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әбсәләм мәктәбе укучылары эше республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы уңай бәяләгән

"Без саф дөнья өчен" социаль-экологик реклама буенча республика бәйгесендә актив катнашкан Әбсәләм мәктәбе укучылары эше республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан яхшы бәя алган.

Бәйге укучыларга экологик тәрбия һәм белем бирүне тагын да камилләштерү максатында уздырыла. Аның эшендә 21 муниципалитет вәкиле катнаша. Эльвира Бакирова җитәкчелегендәге 3 сыйныф укучылары Алинә Атаханова, Ясминә Бакирова, Әдилә Минязова, Илина Мөхәммәтҗанова, Айгөл Низамова, Арина Низаметдинова, Тимур Уразаев, Артем Хәсәншин, Азалия Шакирова, Айсылу Шәрәпова "Табигатьне саклагыз" социаль экологик видеороликта икенче урынга лаек була. "Без тирә-юнь мохит чисталыгы өчен" номинациясендә 8 сыйныф укучылары Азат Кәримов белән Алинә Гатауллина шулай ук икенче урынга чыга. Җитәкчеләре - Рәисә Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев