"Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Муса Җәлил язмышын өйрәнгән
Балалар иҗаты үзәгенең "Сихри каләм" берләшмәсе (җит. - Г. Садрутдинова) тәрбияләнүчеләре Лилия Насыйрова һәм Азалия Сабирҗанова (Бәйрәкә авылы мәктәбе укучылары) 17 февральдә Баулы шәһәрендә үткәрелгән "Бар җырымны илгә багышладым..." I төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Лилия Насыйрова - «Каләмен корал итеп», Азалия Сабирҗанова "Муса Җәлил премиясе лауреаты Рафаэль Мостафин хезмәтләрендә каһарман шагыйребезнең тормышы һәм иҗатының чагылышы" дигән темаларга үзләре язган фәнни-тикшеренү эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән әлеге конференциядә Лилия Насыйрова I дәрәҗә дипломга, ә Азалия Сабирҗанова катнашучы сертификатына лаек булды. Укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев