Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйрәкә мәктәбеннән Рәмзия Дәүләтханова – ел остазы

Март ахырында башкалабыз Казанда узган "Ел остазы - 2016" Республика һөнәри осталык бәйгесенең финал этабында Ютазы районы абруен 25 еллык әйдаман стажы булган Бәйрәкә урта мәктәбе укытучы-оештыручысы Рәмзия Дәүләтханова яклаган.

"Укытучы-оештыручы кем соң ул? Ул - укучы өчен өлкән иптәш тә, бәйрәм-тамашалар оештыручы да һәм, әлбәттә, укытучы да. Тик аның вазифасы дәреслек "ятлату" түгел, ә һәр баланың шәхси иҗади сәләтен ачу. Алардан башка мәктәп тормышы кызыксыз, бертөрле, укуга гына кайтып калыр иде. Элегрәк аларны әйдаман дисәләр, хәзер исә укытучы-оештыручы дип атыйлар. Исеме үзгәрсә дә, эшчәнлек юнәлеше шул ук: мәктәп һәм укудан тыш эшчәнлекне оештыру, илнең лаеклы ул һәм кызларын тәрбияләү", - дип язалар Балалар иҗаты үзәгеннән.
«Ел остазы - 2016» бәйгесендә зональ этапта җиңүче 20 остаз катнашкан. Үз-үзеңне тәкъдир итү бәйгесендә Рәмзия Дәүләтханова шәхси иҗаты, мәктәпнең балалар оешмасы тормышы һәм эшчәнлеге хакында сөйләгән, эшчәнлек нигезен тәшкил иткән шәхси программасы белән таныштырган, мастер-класс күрсәткән, педагогик эшчәнлеген тәкъдим иткән. Яраткан укытучыларын хуплап һәм аңа таяныч булып, бүгенге көндә Казанның югары уку йортларында белем алучы чыгарылыш укучылары да килгән. Әлеге студентларның республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуы, әлбәттә, тагын бер күңелле күренеш.
Рәмзия Миннебай кызы «Ел остазы - 2016» һөнәри осталык бәйгесенең финалисты дипломы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәхмәт хаты белән билгеләнгән. Бүләкләрне республикасының мәгариф министры, бәйгенең жюри рәисе Энгель Фәттахов тапшырган.
- Укытучы-оештыручының хезмәте җиңел түгел. Пионер оешмаларының әйдаманы эшчәнлеген яхшы белүче буларак, шуны әйтә алам: тәрбия технологияләре, алымнары һәм балалар үзләре дә үзгәрә. Ул чорда октябрят, пионерлар сафына басуны балалар зур бер дулкынлану белән көтәләр, значок һәм пионер галстугын йөртү зур дәрәҗә санала иде. Бүген, укучыны галстуклы илгә алып керү өчен, иң элек компьютердан йолкып алырга кирәк. Баланың тормышка карашын үзгәртү, аны җәмгать эшләренә җәлеп итү - безнең төп бурычыбыз, - ди бәйге финалисты Рәмзия Дәүләтханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев