Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәүләт имтиханнарын уздыру сроклары

Тиздән чыгарылыш укучыларына Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханнарын тапшырырга туры киләчәк. Шуңа күрә инде хәзер үк әлеге имтиханнарны уздыру вакыты һәм шартлары белән танышу зарур.

Бердәм дәүләт имтиханы агымдагы елга Россия Мәгариф министрлыгы раслаган расписаниегә ярашлы уздырыла:
- озак вакытлы срокларда - дәүләт (йомгаклау) аттестациясе вакытында урта гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен (апрель);
- төп срокларда - дәүләт (йомгаклау) аттестациясе вакытында урта гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен (май-июнь);
- өстәмә срокларда - урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү вакытында (июль).
Татар теле һәм әдәбияты буенча Бердәм республика имтиханы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән агымдагы уку елына расланган расписаниегә ярашлы рәвештә уздырыла.
Бердәм дәүләт имтиханы түбәндәге гомуми белем бирү фәннәре буенча үткәрелә: математика, рус теле, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре), информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ). Бердәм республика имтиханы татар теле һәм әдәбияты буенча уздырыла.
Урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән тәртиптә дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үтәргә рөхсәт алган белем бирү учреждениеләре чыгарылышчылары һәм башлангыч һөнәри белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар үзләре укыган белем бирү учреждениесенә Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханнарын тапшырырга планлаштырган фәннәр исемлеген күрсәтеп, 1 мартка кадәр гариза бирергә тиешләр.
Төп срокларда Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләүче узган еллар һәм башлангыч, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар яшәү урыннары буенча мәгариф бүлегенә 1 мартка кадәр гариза бирәләр. Бердәм дәүләт имтиханын өстәмә срокларда тапшырырга теләүче шул ук категориядәге белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән билгеләнгән теркәү урыннарына 5 июльгә кадәр гариза бирергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев