Урыссу гимназистлары – татарча сөйләшеп, җиңү яулаган
Апрель - Тукай ае - туган тел ае буларак ел саен билгеләп үтелә. Нәкъ шушы чорда "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең дә йомгаклау этабы уздырыла.
2017 елгы "Мин татарча сөйләшәм" акциясе Урыссу гимназиясенә зур җиңү китергән. Гимназистлар, республикакүләм җиңүчеләрен берләштергән, татарларның мәдәни үзәге - Казанда уздырылган тантанада катнашу бәхетенә ирешкән. Тамчының көче боз тишүдә булган кебек, гимназия укучылары да бу чарада өченче ел рәттән көч сынаша. Моңа кадәр дә уку йорты татар телен саклау һәм үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дипломнар белән бүләкләнеп килсә дә, быелгысы үзгә булган. - "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең популярлыгы елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә ул республика мәктәпләрен генә түгел, төрле юнәлештәге югары уку йортларын да үз колачына ала. Димәк, аның дәрәҗәсе үсә һәм ныгый. Оештыручылар тәкъдим иткән акция биремнәре ел саен үзгәрә, аның үзен оештыру, уздыру масштабы да киңәя, катлаулана. Шуңа да карамастан, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ф. Садыйкова, С. Ахунова, педагог-оештыручы Г. Макуева белән берлектә гимназистлар күптән көтелгән җиңүче исеменә лаек булды. Урыссу гимназиясе бүләк алу өчен сертификат белән билгеләнде, - дип хәбәр итәләр уку йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев