Мәгариф
Идел Болгарстаны турында Димтамак укучыларының иҗади эше республика конкурсында призлы урынга лаек булды
Димтамак мәктәбеннән сигезенче сыйныф укучылары "Меңъеллык сәяхәт. Яки гүзәл Болгарстан иле" иҗади эшләр конкурсында катнашты.
Аның төп бурычы булып Идел Болгарстанының серле тарихын өйрәнү тора. Әйтик, безнең район укучыларының "Ибн Фадланның Идел Болгарстанына сәяхәте" темасына коллектив эше икенче урынны яулады. Конкурс призерлары төркем белән интерактив программага керүгә яки (сайлау буенча) "Эрмитаж-Казан" үзәге буенча экскурсиягә билетлар кабул итеп алды, - дип хәбәр итте иҗат төркеме җитәкчесе Гөлнара Шәйгоманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев