Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Кәрәкәшле мәктәбендә азык-төлек бинасы ремонтланды

Кәрәкәшле авылындагы мәктәп һәрвакыт көчле уку йортларының берсе булып саналды.

Төрле елларда Кәрәкәшле мәктәбен тәмамлаучылар үзләре турында күп тармак һәм өлкәләрдә белемле белгечләр итеп күрсәтте үзләрен. Мәктәп диварларыннан тыш, педагогик коллектив булдырган яхшы мохит, мәктәп укучылары өчен азык әзерләнә торган бүлмә дә зур әһәмияткә ия, анда алар тукланалар. Яңа уку елына мәктәпнең азык-төлек блогы капиталь ремонтланды. Капиталь ремонт кысаларында вакыт таләпләренә һәм СанПиНга туры килгән заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Әгәр ризык әзерләү һәм туклану урыны эстетик нормаларга туры килсә, бу шулай ук аңны да тәрбияли. Августта мәктәп ашханәсенә 50 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар җыелды. Мәктәптә хәзер кунаклар кабул итү дә оят түгел. Очрашу чыннан да җылы, өйдәге кебек җылы һәм уңайлы мохиттә узды. Ә яңа уку елы башлангач педагоглар һәм укучылар башкарылган хезмәтне һәм булдырылган шартларны лаеклы бәяли алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев