Каразирек авылында бөтен мәктәп белән макулатура җыйганнар
Безнең мәктәп горур рәвештә герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Башкарган барлык эшләребезне яраткан шагыйребезнең якты истәлегенә багышлыйбыз.
Макулатура җыюны да Муса Җәлилнең 110 еллык юбилее уңаеннан башкардык. Отрядлар арасында игълан ителгән "Кем күбрәк өлеш кертә" бәйгесен хуплап чыккан укучылар дәррәү эшкә тотынды. Әти-әниләр дә активлык күрсәтте. Күптән җыелып яткан кәгазьләр, ниһаять, үз урынын тапты. Шәхси беренчелекне 2 сыйныф укучылары Илгизәр Рәхмәтуллин белән Илис һәм Илүс Нәфыйковлар 48әр килограмм кәгазь тапшырып, бүлеште. Икенче урында - 10 сыйныф укучысы Илназ Котловский, өченче урында - 6 сыйныф укучысы Алия Ильясова. Отрядлар буенча түбәндәге урыннар билгеләнде: "Яшь алмаш" - беренче, "Кояшкай" - икенче, "Неделята" - өченче. Күмәк көч белән барлыгы 1230 килограмм макулатура җыелды. Аннан кергән табышны Яңа ел бәйрәмнәре үткәргәндә файдаланачакбыз. Мондый оешкан һәм күмәк эштән һәркем канәгать, ә тирә-юнебез чистарып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев