Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каразирек мәктәбе укучыларын "Ялкынлы яшьлек" оешмасына кабул иткәннәр

Яңа ел алдыннан Каразирек мәктәбенең Яшьләр оешмасы сафлары тагы да тулыланды.

"Ялкынлы яшьлек" оешмасына 8 сыйныф варислары кабул ителде. Моның өчен алар алдан әзерләнде: оешманың законнарын, кагыйдәләрен өйрәнделәр, укуларында сынатмаска тырыштылар, мәктәптә үткән чараларда иң активлары булдылар. Дружина сборында бирелгән йөкләмәне дә яхшы үтәделәр. Ә бирем җиңелләрдән түгел иде. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераны, мәктәбебезнең элеккеге җитәкчесе Галим абый Вилдановның тормыш юлы турындагы мәгълүматларны өйрәнергә һәм тупларга туры килде. Моңа кадәр дә материаллар байтак иде. Укучылар тагы да аларны баеттылар, яңалыклар белән таныштылар, мәктәптәге музей материалларын өйрәнделәр, Галим абыйны белгән кешеләр белән аралаштылар.

Ниһаять, түземсезләнеп көткән көн җитте. Укучылар барысы да бәйрәм киемендә. Дулкынланалар. Башкача мөмкин дә түгел. Алар бит өлкән сыйныф укучылары алдында зур имтихан тота. Оешманың булачак әгъзалары үзләрен һәр фән өлкәсендә сынап карады, шигырь-җырда да осталыкларын күрсәтте, кызыклы уеннарда да актив булдылар. Яшьләр оешмасы активистлары үзләрнең алмашларын бертавыштан оешмага кабул иттеләр, бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Оешмага килгән яшь көчләргә зур өмет баглаганнарын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев