Кече Урыссу авылы балалары – Бөек Җиңү митингында
Кече Урыссу авылының "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингта катнашкан.
Балалар беренчеләрдән булып сугыш ветераннары Мәгъдәнур ага Йосыпов һәм Мәсгут ага Сәетовны, тыл каһарманнарын Җиңү бәйрәме белән котлаган.
- Авылыбызның иң кечкенә буыны шигырьләр сөйләде, җыр башкарды. Кунакларга "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре башкаруындагы "Девушки фабричные" көенә башкарылган бию бик тә ошады. Бәйрәм ахырында балалар ветераннарыбыз белән истәлеккә фотосурәткә төште. Һәйкәлгә чәчәкләр салдык, - дип хәбәр итә бакча тәрбиячеләре Зилә Минһаҗева, Флүзә Фәхеретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев