Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кино закон сагында

Республика программасы кысаларында район авылларында һәм Урыссу бистәсендә мәктәп укучылары "Күпердә" һәм "Фәрештә" фильмнары белән танышты.

Әлеге нәфис фильмнарны күрсәтү 2011-2014 елларга Татарстанда хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программаны тормышка ашыру кысаларында бөтен республика буенча узды. Бу эшне мәгариф бүлеге белән берлектә киновидео хезмәт күрсәтү бүлеге башкарды. Белгечләр кинотасмаларны күрсәтеп кенә калмыйча, шулай ук фильмнарда күтәрелгән мәсьәләләрне алга таба хәл итү белән әңгәмәләр дә уздырды. Фильмнарны Урыссу бистәсендә, Бәйрәкә, Ютазы, Әбсәләм, Димтамак, Подгорный, Иске Урыссу, Кече Урыссу авылларында күрсәттеләр, киноларны 425 мәктәп укучысы караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев