Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Подгорный мәктәбендә физика укытучыларының семинары узды

Подгорный мәктәбе базасында физика укытучыларының "Физика укытуда төрле формаларны файдалану" дип аталган район семинары узды.

Семинар эшендә мәгариф бүлегенең мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча методисты Айгөл Мөхәммәтҗанова, Иске Урыссу, Бәйрәкә һәм Урыссудагы 4 санлы мәктәп укытучылары катнашты. Подгорный мәктәбенең физика укытучысы Лиза Дәүләтшина 8 сыйныфта "Электр тогы куәте" дип аталган ачык дәрес күрсәтте. Анда укытуның төрле формалары һәм ысуллары, шул исәптән, яңа укыту структуралары да файдаланылды. 7 сыйныфта "Яшь физиклар клубында" дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Барлык биремнәр дә предметара бәйләнешкә корылган иде һәм укучыларда кызыксыну тудырды. Семинар ахырында укытучылар физика укытуның теоретик сорауларын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев