Рөстәм Миңнеханов: «Галимнәрне һәм инженерларны мәктәптән үк әзерли башларга кирәк!»
Галимнәрне һәм инженерларны әзерләүне мәктәптән үк башларга кирәк, диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Татарстан икътисады квалификацияле фәнни һәм инженер-техник хезмәткәрләркә даими ихтыяҗлык кичерә. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Русия Фәннәр көненә багышланган чараларда чыгыш ясаучы лекторлары белән Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында очрашуда белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – Русиянең социаль-икътисади үсешенә нигез салучы төбәк, ул көчле сәнәгать һәм фәнни-мәгариф базасына ия. Республика Русия Федерациясендә дә тулаем төбәк продукты күләме буенча - 7нче, төзелеш күләме буенча – 2 нче, сәнәгать җитештерүе күләме буенча 5нче урында тора. ТР шулай ук төбәкләрнең фәнни-техник үсешенең Милли рейтингында лидерлар өчлегенә керә.
"Без аңлыйбыз, фәнни һәм инженер-техник кадрлар әзерләүне мәктәп партасыннан башларга кирәк. Республикада традицион рәвештә балалар һәм яшьләр арасында фәнне популярлаштыруга, үсеп килүче буынның тикшеренү һәм инженер компетенцияләрен алдан формалаштыруга, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү эшенә аерым игътибар бирелә", – дип раслады ТР Рәисе.
Ул искәртте, Татарстанда ике махсус уку-фәнни үзәк эшли. Алар – сәләтле балалар өчен лицей-интернатлар, әйдәп баручы югары уку йортларының бер бүлекчәләре булып тора һәм югары технологияле, зур фәнни тармаклар өчен интеллектуаль элитаның башлангыч әзерлеген башкара. Моннан тыш, республикада алдынгы университетлар карамагындагы төрле профильле лицейларның киң челтәре бар.
"Татарстанда "Уңыш" профильле белем бирү системасын үстерүнең төбәк концепциясе кабул ителде. Аның кысаларында республика икътисадында ихтыяҗ булган технологик һәм табигый-фәнни, аграр һәм геология юнәлешләре буенча инженер класслары челтәре киңәйтелә. Хәзерге вакытта Татарстанда профильле белем алуга 84% өлкән сыйныф укучылары җәлеп ителгән", – дип басым ясады ТР Рәисе.
Ул шулай ук 2024 елдан башлап республикада "Физика-математика казанышы" белем бирү проекты гамәлгә ашырылуы турында әйтте. Башлангыч муниципаль районнарның гомуми белем бирү учреждениеләрендә физика-математика класслары һәм түгәрәкләр ачу, мәктәпләргә грантлар һәм премияләр бүлеп бирү, шулай ук физика һәм математиканы популярлаштыруга юнәлтелгән чараларны үткәрүне күздә тота. Бу максатларга ел саен республика бюджетыннан 250 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә.
Ике тулы булмаган уку елы эчендә республикада 40 физика-математика классы һәм 170 түгәрәк ачылган. Нәтиҗәдә, Татарстанда урта мәктәпне тәмамлаучыларның профильле математика һәм табигый-фәнни дәресләр буенча Бердәм дәүләт имтиханын сайлау өлеше арта башлады. "Хәзер без табигый-фәнни циклның башка предмет өлкәләре өчен охшаш проект – "Физика-химия казанышы"н эшли башладык", – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук төбәкнең мөмкинлекләре булган бизнесны алып бару күнекмәләрен яшьләргә яшьтән үк сеңдерергә омтылуы турында әйтте. Республика югары уку йортлары студентлары "Студент стартапы" федераль конкурсына гаризалар саны буенча ил күләмендә – беренче, ә җиңүче проектлар саны буенча икенче урында тора. Киләчәктә бу яшьләр күпсанлы төбәк инновацион үсеш институтлары бирә торган дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алачак.
ТР Рәисе "Университет технологик эшкуарлык платформасы"нда булдырылган университет стартап-студиясен һәм кече бизнеска инвестицияләр сала торган компанияне – "Лобачевский" венчур фондын да искә алды.
"Сезне һөнәри бәйрәмегез – Русия Фәннәр көне белән котлыйм. Татарстанга килгәнегез һәм бүгенге чараларга кушылганыз өчен рәхмәт", – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Әңгәмә вакытында Татарстанда фәнни популярлаштыру проектларының төп юнәлешләре, шулай ук белем бирү һәм фәнни-популяр инициативаларны кулланганда ясалма интеллектны куллануның яңа мөмкинлекләре турында фикер алышынды. Русия Мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева төбәктә фәнни-мәгариф комплексының үсешен югары бәяләде. Ул Татарстанда уңай нәтиҗәләр бирә торган иң яхшы тәҗрибәләр гамәлгә ашырылуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев