Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ленар Саитов: ул астрономияне ярата

Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Ленар Сәетов үзен астрономия буенча Казанда үткән республика олимпиадасында танытты.

Гыйнварда үткән Олимпиадада Сәетов - сүз уңаеннан, ул район олимпиадасы җиңүчесе дә - призер булды. Әлеге сынаулардан бер көн элек ул астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашты, ул анда бишенче урынны яулады.

- Олимпиада дүрт сәгать дәвам итте, - ди егет. - Мин аңа бөтен кышкы каникуллар дәвамында әзерләндем, күп төрле әдәбият өйрәндем. Иң яхшылар исәбенә эләгүемдә астрономия фәнен алып барган укытучым Галина Бакированың да өлеше зур. Хәзерге вакытта математика буенча февральдә узачак республика олимпиадасына әзерләнәм.

Ленарның яраткан фәне тарих булуы да ачыкланды. Менә шундый төрле яклап үсеш алган шәхес ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев